Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Бәйрәм белән!" 06.10.2026

Бүген балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Гомер көзе" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Традиция буенча аңа тәрбияләнүчеләрнең әби- бабайлары,дәү әти, дәү әниләре чакырылган иде.Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы бәйрәм белән котлап матур теләкләрен әйтте.Балалар иң кадерле кунакларга - биюләр, җырлар, шигырьләр һәм җылы теләкләр әзерләделәр. Кызыклы уен- ярышлар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде, катнашучылар бик актив булдылар.Балалар бакчасының төркемнәрендә дә күңелле, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
-
"Бакчабызда матур күргәзмә" 05.10.2026

Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, көз фасылына багышланган," Гүзәл кызлар" күргәзмәсе бакчабызга ямь биреп тора. Әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Рәсем ясарга яратабыз" 02.10.2026

"Янгыр ява, тып- тып" кечкенәләр төркемендә интегральләштереп үткәрелгән рәсем эшчәнлеге.
-
"1 октябрь-халыкара музыка көне" 01.10.2026

Борынгы заманнарда ук музыка тәрбия чарасы итеп каралган. Балалар тыңлый белергә, ә барыннан да бигрәк, үзләренә аңлаешлы, уңайлы һәм кызыклы материалны башкара белергә тиеш. Җыр, бию, уеннарны балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлау мәҗбүри. Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын гына баетып калмый, ул аларның акылына да тәэсир итә: бала уйлана, сорауларга җавап бирә, чагыштыра. Болардан тыш, балаларның музыкаль сәләтләре үсә.Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Бүген музыка көне уңаеннан, кечкенәләр төркемендә матур җырлар җырладык, биюләр биедек, музыка уен кораллары белән танышып, аларда уйнап карадык. Зурлар төркемендә әби-бабаларыбыз кулланган уен кораллары белән таныштык.Уен коралларының үзләренә генә ия койләрен тыңлап, танышып чыктык.
-
"Әкият илендә" 29.09.2026

Бүген балалар бакчасында "Алина" курчак театры артистлары "Убырлы карчык һәм тугры дусларының гаҗәеп маҗаралары" дигән искиткеч музыкаль әкият тәкьдим иттеләр. Әкиятнең һәр мизгеле балалар күңеленә хуш килде! Геройлар белән бергә җырлап, биеп, күңелле минутлар үткәрделәр. Балаларның шат авазлары һәм елмаюлары — бу чараның иң зур бүләге булды. Балаларга җан җылысы, күтәренке кәеф һәм яңа дуслык хисләре бүләк иткән өчен "Алина" курчак театры артистларына зур рәхмәт!
-
"Саф һавада булуның файдасы" 28.09.2026

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
Посади дерево — оставь добрый след! 24.09.2026

24 сентября 2026 года, воспитанники,педагоги и родители приняли участие в акции по посадке сосен.
Благодаря общим усилиям появилось больше вечнозелёных деревьев, которые сделают воздух чище и краше для всех жителей. -
"Кызыклы очрашу" 24.09.2026

Бүген балалар бакчасына Арча районы мәдәният хезмәткәрләре кунакка килделәр.Алар Габдулла Тукайның әсәрләреннән җыелма спектакль күрсәттеләр. Балаларга бу чара бик ошады. Ахырдан геройлар белән күмәк фотога төштек.
-
Внимание! Открыта «горячая линия» по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ 22.09.2026

С 21 сентября по 02 октября 2026 года начинает работу Российская горячая ли- ния по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ.
Сотрудники службы готовы ответить на все вопросы, связанные с мерами про- филактики гриппа и ОРВИ.
Телефон Единого Консультационного Центра Роспотребнадзора 8 800 555 49 43. За консультацией также можно обратиться в Управление Роспотребнадзора по Рес- публике Татарстан по телефону 8 (843) 222 84 31 с 9-00 до 12-00 и с 12-45 до 18-00 (пт. – до 16.45) ежедневно в рабочие дни. -
Туган тел 22.09.2026

Тема: Игенче хезмәте белән танышу.
Максат: Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау,фикерләү,акыл сәләтен үстерү Яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату,сүзлек зпапсын баету,игенче хезмәтенең авыр һшм мактаулы эш икәнен аңлату.











