Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Географиядән биреп карау имтиханы 15.04.2016

Бүген 9 класс укучылары география фәненнән имтихан биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Чисталык икеайлыгы бара 15.04.2016

13 апрель көнне тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан өмә үткәрелде. Юл буйлары чүп – чардан чистартылды. Өмәдә укытучылар коллективы актив катнашты.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы 14.04.2016

13 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә район мәктәпләре арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы үткәрелде. "Зәңгәр күл" дип аталган макетны 7 класс укучысы Ситдиков Ирек яклады һәм I урынга лаек булды. Җитәкчесе: Мингазов Р. Г. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән сынап карау тесты 14.04.2016

Республика күләмендә 25 апрельдә 9 класс укучылары татар теленнән БРТ тапшырачак. Бүген мәктәптә 9 класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.
-
"108 минут вместе с Ю. Гагариным!" 13.04.2016

12 апреля – день Всемирной авиации и космонавтики. В связи с этой датой, 12 апреля, в школе было проведено открытое мероприятие и показано видео под названием “108 минут вместе с Ю.Гагариным!”. Мероприятие подготовила и провела классный руководитель 6 класса Шаймухаметова Р.Р. Учащиеся познакомились с биографией Юрия Гагарина, увидели где он жил, где учился, как готовился стать космонавтом, услышали живой голос Гагарина.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" ирекле акциясе 13.04.2016

Ел саен Татарстан Республикасында апрель аенда “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” дип исемләнгән ирекле акциясе үтә. Быел ул 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Акция планында каралган игелекле чаралар белән укучылар таныштырылды һәм актив катнашырлар дип ышанып калабыз. 16 апрельдән 23 апрельгә кадәр "Спортвный Татарстан" исемле акция башлана.
-
Биологиядән биреп карау имтиханы 13.04.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары биология фәненнән имтихан биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Республиканская конференция "Малые Давыдовские чтения" 13.04.2016

Ученица 8 класса Мукимова М. ( руководитель Нагимова З.У.) поучаствовала на республиканской конференции с международным участием "Малые Давыдовские чтения" в городе Наб.Челны. Марсельеза представила исследовательскую работу "В мире "красочных" этикеток".
-
Каен һәм нарат бөреләре җыю 12.04.2016

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәрен җыю буенча конкурс игълан ителде. Укучылар әти-әниләр һәм класс җитәкчеләре белән берлектә каен һәм нарат бөресе җыя башладылар.
-
"Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” 12.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү дәвам итә. Китапханәче Мохтарова А.А.тарафыннан "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле әсәрләр урын алган. Укучылар бик кызыксынып күргәзмә белән таныштылар.













