Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Химия - биология укытучылары мастер - классы 07.05.2016

Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Мингазов Рәдис гавис улы биология фәненнән "Агачлар - табигать күрке" дигән темага чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Җиңү бәйрәме белән! 07.05.2016

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! Барыбызгада тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы насыйп булсын!
-
«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе 07.05.2016

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында укучылар сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүмат туплап, тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыкларын чагылдырган альбомнар эшләделәр һәм иң яхшы дип табылганы район этабына җибәрелде.
-
"Җиңү вальсы" район конкурсы 06.05.2016

5 май көнне Такталачык мәдәният йортында "Җиңү вальсы" район конкурсы узды. 9 класс укучылары Хасанова Диана һәм Мингазетдинов Ришат сайлап алу турын үтеп, Актанышта 9 май бәйрәме тантанасында катнашачаклар.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 04.05.2016

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан 29 апрель көнне район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелде. Ярышта мәктәпнең "Светофорчики" командасы уңышлы чыгыш ясады. -
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. 04.05.2016

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Яз һәм Хезмәт бәйрәме котлы булсын!
-
Татар теле фәненнән имтихан 28.04.2016

25 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән Бердәм дәүләт тесты тапшырдылар.
-
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә 28.04.2016

26 апрель көнне район мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган кичә уздырылды.Кичәдә укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче, мәктәп директоры катнашты.
-
"Тукай турында хәтирәләр" викторинасы 28.04.2016

Актаныш үзәк китапханәсе оештырган "Тукай турында хәтирәләр" викторинасында укучылар һәм укытучылар актив катнашты. 8 класс укучысы Шаймухаметова Р. һәм инглиз теле укытучысы Шаймухаметова Рушания сорауларга дөрес җавап биреп 3 урынга лаек булдылар һәм грамота, истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай яши күңелләрдә" 28.04.2016

5-8 класс укучылары Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган сәхнәләштерелгән чара күрсәттеләр.Оештыручы Гаянова Ф.













