Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Куркынычсыз көпчәк" конкурсына әзерлек 12.04.2016

Апрель ае ахырында булачак "Куркынычсыз көпчәк" конкурсына әзерлек эшләре бара. Укучылар газета чыгаралар, макет эшлиләр, ПДД, медицина буенча сораулар чишәләр.
-
"Яңгаравык шигырь тамчылары" конкурсы 12.04.2016

Башлангыч класс укучылары арасында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә уздырылган "Яңгыравык шигырь тамчылары" республика конкурсында катнашып Хайруллина З. (1 кл.), Салихзянов Р. (2 кл.), Хабетдинова И.(3 кл.), Кашапов С.(4 кл.) сертификатка ия булдылар. Җитәкчеләре Гардиева Ф., Мохтарова Ә.
-
"Ералаш" 09.04.2016

Кино елы уңаеннан мәктәптә "Ералаш" конкурсына әзерлек бара. Барлык класс укучылары кызыклы сюжетлар төшерү белән шөгыльләнә.
-
"Ихлас" психологик үзәге педагог - психологы Гимадиева Ф.Ф. белән очрашу 08.04.2016

7 апрель көнне мәктәптә "Ихлас" психологик үзәге педагог - психологы Гимадиева Ф.Ф. белән очрашу үткәрелде. Ул 5-9 класс укучылары белән психологик мониторинг, тренинглар үткәрде һәм аерым сөйләшүләр алып барды. Очрашу укучыларга бик ошады.
-
Кошлар көне 07.04.2016

Кошлар көне уңаеннан укучылар арасында кош ояларына конкурс игълан ителде. Конкурста башлангыч класс укучылары актив катнашты.
-
Сәфәр урта мәктәбендә район технология укытучыларының семинары 06.04.2016

5 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбе базасында "Развитие художественного вкуса, трудовой и творческой активности детей на уроках технологии, сохранение национальных традиций в резьбе по дереву" дигән темага район технология укытучыларының семинары булды. Семинарда 8 класста "Агачтан бизәк ясау" темасына ачык дәрес (Нуруллин Р.Ф.) күрсәтелде. Технология укытучысы Нургалиев И.И. "Укучыларның белем алуга омтылышларын проектлау алымнары аша күтәрү" дигән темага чыгыш ясады.
-
Ата-аналар җыелышы 05.04.2016

Районда уздырылган биреп карау имтиханнары нәтиҗәләре буенча 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ата-аналар математика, рус теле һәм сайлау фәннәреннән уздырылган имтихан эшләре белән таныштылар.
-
Педагогик киңәшмә 05.04.2016

"Формирование положительной мотивации у обучающихся и педагогов - важнейшие условие повышения качества образования" дигән темага педагогик совет утырышы үткәрелде. Киңәшмәдә өченче чирек һәм биреп карау имтиханнары нәтиҗәләренә анализ ясалды, дүртенче чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Көрәш нәтиҗәләре 02.04.2016

Район хакимияте башлыгы призына ике көн барган татар-башкорт көрәшенең нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәп командасы 5 урыннын алды.
-
Хакимият башлыгы призына көрәш ярышы 31.03.2016

30 март көнне Актанышта район хакимияте башлыгы призына татар-башкорт көрәше оештырылды. Безнең мәктәп укучылары Харисов Галинур, Хасанов Риназ икенче турга үттеләр. Аларга уңышлар телибез.













