Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
СанПИН укулары 11.11.2016 Район мәдәният йортында педагоглар өчен “Мәктәптә СанПин таләпләре" дигән укулар булып узды.Укуда йогышлы авырулардан саклану кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.

-
Сынап карау имтиханы 03.11.2016 1,2 ноябрь көннәрендә 9 класс укучылыры рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау имтиханы тапшырдылар.

-
Педсовет 31.10.2016 31 октябрь көнне беренче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде.Класс җитәкчеләренең, фән ияләренең чыгышлары тыңланды,чиреклек эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды.2 нче чиреккә бурычлар билгеләнде.

-
Көзге каникул башланды 29.10.2016 Көтеп алынган уку елының беренче чиреге тәмам.Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелеп, укучылар каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!

-
Мы за безопасный интернет! 29.10.2016

Единый урок прошел в школах России с 27 по 30 октября текущего года и был направлен на повышение уровня кибербезопасности, обеспечение внимания родительской и педагогической общественности к проблеме детской безопасности в сети Интернет и развитие цифровой грамотности у школьников.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2016 28 октябрь көнне мәктәптә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне 8 сыйныф укучылары ( кл. җит. Мингазов Р.Г. ) алып барды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар, төрле ярышлар белән үрелеп барды.

-
Принятие присяги 28.10.2016

28 октября состоялось торжественное мероприятие, посвящённое принятию присяги в СК "Иман" с.Актаныш. Принять участие в столь знаменательном и важном для школы событии приехали родители учащихся и приглашённые гости из близлежащих районов, представители администрации района. Из нашей школы в этом мероприятии приняли участие ученик 8класса Ситдиков Ирек и преподаватель ОБЖ Закирова М.К.
-
Диагностик тест 27.10.2016 27 октябрь көнне республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 8 укучы тапшырды

-
Татар Ямалыга асфальт юл тоташты 26.10.2016 26 октябрь көнне авылыбызда юл ачу тантанасы булып узды. Тантанада район башлыгы Ф.М.Камаев, "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Самигуллин М. М., ГДС оешмасының бүлек җитәкчесе К.Фәрдиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарипов Р.И. катнаштылар һәм бәйрәм белән котладылар. Тантана оешкан төстә бик матур һәм бик күңелле үтте.

-
Химия – биология укытучыларының район семинары 25.10.2016 25 октябрь көнне Теләкәй мәктәбендә химия – биология укытучыларының район семинары үтте. Башлангыч класс укытучысы Мусина Г. М. 1 класста әйләнә – тирә фәненнән, Хабиров Г. Ә. 5 класста биология фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э. В. “Җиһан буйлап алтын көз атлый” дип аталган ачык чара үткәрде. Семинарда биология укытучысы Мингазов Р.Г. катнашты һәм тәҗрибә участогындагы эшчәнлек буенча чыгыш ясады.














