Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2016 Мәктәптә 1 сентябрь – Белем бәйрәме үтте. Анда укучылар, укытучылар, ата – аналар, кунаклар катнашты. Чара 1 нче һәм 9 нчы классларны тантаналы каршы алу, җыр – шигырь, котлаулар белән бергә үрелеп барды.

-
Иң күңелле вакыт 09.06.2016

Ял әм хезмәт лагере вакытында иң күңелле вакыт - ашханәдә!
-
Ял һәм хезмәт лагере 07.06.2016

Виктория арасын чүптән арындыру вакыты
-
1 июнь- Балаларны яклау көне 02.06.2016

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
-
Уку елын йомгаклау 02.06.2016

31 май көнне 2015 - 2016 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
-
Ял һәм хезмәт лагеры 02.06.2016

1 июньнән мәктәптә ял һәм хезмәт лагеры эшли башлады. Лагерьда 11 бала ял итәчәк.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 30.05.2016

Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Быел 5 укучы 9 классны, 6 укучы 4 классны тәмамлый. Бәйрәмдә мәктәп коллективы белән бергә ата- аналар, авыл халкы катнашты. Чыгарылыш класс укучыларын мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.М., "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Гильметдинов Х.Х. котлады.
-
Балалар Сабан туе 28.05.2016

Ел саен традиция буенча уку елын йомгаклауга һәм балаларны яклау көненә карата быел да балалар Сабантуе гөрләп узды. Гореф -гадәтләребез, йолаларыбыз белән балаларны якыннан таныштыру, тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән оештырылган бу бәйрәм искиткеч матур узды.
-
Ата-аналар җыелышы 28.05.2016

28 май көнне балаларны озын җәйге ялга озату уңаеннан мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта иминлек кагыйдәләрен, 71 закон аңлатылды, җәйге ялны оештыру турында сөйләшенде.
-
Педагогик совет 27.05.2016

23 нче май көнне мәктәптә педагогик совет утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды: 1 класс укучыларын 2 класска күчерү һәм 9 класс укучыларын имтиханга кертү турында.













