Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Акробатика 02.12.2016 2 нче декабрь көнне район күләмендә акробатика ярышы булды. Сабирова Сөмбел икенче, Ситдиков Ирек өченче, команда беренче урынны яуладылар. Җитәкчеләре: физкультура укытучысы Нургалиев И.И. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Инвалидлар декадасы 01.12.2016 1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Без дә бу чараларда актив катнашабыз.

-
СПИД - гасыр афәте 01.12.2016 1 нче декабрь- СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәп Бөтенрәсәй Стоп Вич акциясенә кушылды. Тәрбия дәресләре үткәрелде, буклетлар таратылды. Китапханәче Мохтарова Ә.А. “ СПИД- гасыр бәласе” темасына бердәм класс сәгате үткәрде.

-
Кызыклы очрашу 29.11.2016 29 ноябрь көнне укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, авыл хуҗалыгы белгече, ООО "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Гильметдинов Х.Х. белән очрашу үткәрелде. Ул Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария академиясе турында мәгълүмат бирде. Әлеге очрашу укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды.

-
Әниләр бәйрәме 25.11.2016

25 ноябрь көнне авылыбызның мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием" дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәмне 5 класс укучылары һәм класс җитәкчесе Салихьянова Р.Р. оештырды. Әниләрне әтиләр советы, ата-аналар комитеты исеменнән Хасанов Дилүс котлады. Укучылар әниләренә булган хөрмәтләрен, изге теләкләрен үзләренең җырлары, биюләре аша җиткерделәр.
- Татар-башкорт көрәшенең ачык турниры 23.11.2016 РСФСР спорт мастеры булган көрәшче Анваров Илфат Зәки улы истәлегенә багышланган район күләмендә үткәрелгән татар – башкорт көрәшенең ачык турнирында 2000 нче елгы һәм яшьрәк спортчылар арасында үткән ярышта үз үлчәү авырлыкларында Вакилов Ленар өченче, Харисов Нәркиз икенче урыннарны алдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
- Бозларда сак бул! 23.11.2016 Башлангыч сыйныф укучыларына класс сәгатьләрендә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатылды. Республика күләмендә үткәрелүче "Бозларда сак бул" дигән тема астында рәсем конкурсы игълан ителде. Анда безнең мәктәп укучылары да бик актив катнаштылар. Иң яхшы эшләр районга җибәрелде. Уңышлар телибез!
- Инглиз теленнән мониторинг 22.11.2016 22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 нчы елның 15 нче ноябрендә чыккан 2222/16 санлы боерыгы нигезендә барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында инглиз теленнән диагностик тест үттеләр.
- Гомуми ата-аналар җыелышы 21.11.2016 21 ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры И.Т.Хузин, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының (И.Г.Гильманова, Д.Т.Мусина ) чыгышлары тыңланды, ата-аналар комиеты, әтиләр советы сайланды. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
- Русский медвежонок 15.11.2016 15 ноября прошел конкурс “Русский медвежонок”. В конкурсе приняли участие ученики 2-9 классов. Желаем им победить в этом конкурсе.













