Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Җәйге спартакиада 13.05.2016

13 май көнне район күләмендә укучыларның Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган җиңел атлетика буенча ярышы үтте. Ярышта 5 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап җиденче урынга лаек булдылар.
-
Еллык контроль эшләр 13.05.2016

Уку елы ахыры якынлаша. Бу көннәрдә укучылар үзләренең белемнәрен сыныйлар. Мәктәп буенча төрле фәннәрдән еллык йомгаклау контроль эшләре бара.
-
Первые испытания учеников начальных классов 12.05.2016

11 мая ученики 4 класса писали диктант по русскому языку в рамках Всероссийских проверочных работ. ВПР в 4 –х классах проводятся в следующие сроки по предметам: русский язык (часть 2) -13 мая; математика - 17 мая; окружающий мир - 19 мая. Желаем им удачи!
-
Җиңү вальсы 11.05.2016

9 май көнне НКЦ "Яшьлек" каршында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Әлеге кичәдә 9 класс укучылары Хасанова Диана һәм Мингазетдинов Ришат "Җиңү вальсы" белән чыгыш ясадылар һәм лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз укучыларыбызны! Җитәкчесе Нагимова З.Ө.
-
Җиңү көненә багышланган митинг 10.05.2016

8 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Р.М.Нуриев, район вәкиле М.С.Сәетов, "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Х.Х.Гильметдинов, мәктәп директоры И.Т.Хузин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Р.Н.Валиев сугыш һәм тыл ветераннарына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.
-
Профессиональ билгеләнү буенча тест 07.05.2016

6 нчы май көнне ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы приказы нигезендә 9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшләделәр.
-
Химия - биология укытучылары мастер - классы 07.05.2016

Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Мингазов Рәдис гавис улы биология фәненнән "Агачлар - табигать күрке" дигән темага чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Җиңү бәйрәме белән! 07.05.2016

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! Барыбызгада тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы насыйп булсын!
-
«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе 07.05.2016

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында укучылар сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүмат туплап, тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыкларын чагылдырган альбомнар эшләделәр һәм иң яхшы дип табылганы район этабына җибәрелде.
-
"Җиңү вальсы" район конкурсы 06.05.2016

5 май көнне Такталачык мәдәният йортында "Җиңү вальсы" район конкурсы узды. 9 класс укучылары Хасанова Диана һәм Мингазетдинов Ришат сайлап алу турын үтеп, Актанышта 9 май бәйрәме тантанасында катнашачаклар.













