Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Хәтер маршы 06.10.2016 6 октябрь көнне Актаныш мәдәният йортында "Хәтер маршы" оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире М.Черепанов һәм Казан шәһәренең 38 мәктәбе укучылары, укытучылары райондашлар белән очрашты. М.Черепанов хәбәрсез югалган сугышчыларның гаиләләренә, балаларына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында мәгълүматлар тапшырды.

-
Укытучым син якты кояшым! 06.10.2016 Укытучылар көне уңаеннан укучылар үзләренең яраткан укытучыларын бәйрәм белән котладылар, үзләренең иң изге хисләрен, әйтәсе килгән җылы фикерләрен, җыр, бию, шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәк букетлары тапшырдылар. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы укытучылар да чакырылды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

-
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм 05.10.2016 5 октябрь көнне район мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды.Көз кызлары килгән кунакларны, укытучыларны үзләренең матур чыгышлары белән каршы алдылар. Бәйрәмне Вил Усмановның дәртле җырлары тагын да ямьләндереп җибәрде.

-
С днем учителя! 05.10.2016 От всей души поздравляем со Всемирным днём учителя. Желаем превосходства и удачи в деятельности, уважения и почитания окружающих, приятных сюрпризов жизни и счастливых событий, доброго здоровья и великолепного настроения, искренней радости и любви.

-
Өлкәннәр көне белән! 03.10.2016 3 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан авылыбызның мәдәният йортында өлкәннәр хөрмәтенә укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде. Соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

-
Көзге ярминкә 01.10.2016 1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан район күләмендә оештырылган ярмикәдә мәктәп теләп катнашты. Районыбыз өлкәннәренә дару үләннәре, бакчада үстерелгән төрле яшелчәләр, кайнатмалар, салатлар тәкъдим ителде. Кишер, кәбестә, суган сатып алучылар күңеленә хуш килде

-
Район тарих һәм җәмгыять фәне укытучылары семинары 30.09.2016 30 сентябрь көнне Киров урта мәктәбендә районның тарих һәм җәмгыять фәне укытучылары семинары үткәрелде. Семинарда тарих укытучысы Мусина Д.Т. катнашты. Магданова Г. Х. 6 класста "Ярослав Мудрый Русь дәүләтендә" , Касыймов Р. М. 9 класста "Идарә формалары" дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Районның тарих, җәмгыять фәне укытучыларының киңәшмәсе түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Гимназия укытучысы Абдуллина М.М., РМО җитәкчесе Сафиуллин Р.Н., район методисты Кадыйрова Л.Р. чыгыш ясадылар.

-
Массакүләм спорт чарасы 26.09.2016

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә традицион рәвештә Актанышта җиңел атлетика буенча үткәрелгән кросста мәктәбебез җитәкчесе Хуҗин И.Т. катнашты һәм I урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Милләтләр кроссы - 2016 25.09.2016 “Милләтләр кроссы” – Россиядә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Бу чара безнең районда да ел саен үткәрелә. 25 сентябрь көнне Актанышта "Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгереш көне һәм “Татарстан кроссы-2016” республика массакүләм ярышлар кысаларында күп кешеле кросс узышы оештырылды. Бу кросста безнең мәктәп коллективы да актив катнашты.

-
Кросс "Золотая осень" 21.09.2016 Сегодня проводилось соревнование по легкоатлетическому кроссу «Золотая осень» на призы мастера спорта СССР Ф.Ш. Шаемова и Заслуженных людей Актанышского муниципального района. Из нашей школы участвовали: Шаймухаметова Р., Харисов Н., Муллагалиеа А. Габдуллин Фирдус занял 2 место.














