Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Минзәләләр- кунакта
14.01.2017
13 гыйнвар көнне мәктәбебезгә Минзәлә авыл хуҗалыгы техикумыннан вәкилләр килеп, 9,11 класс укучылары белән очрашу уздырдылар. Техникумга кабул итү имтиханнары, торак шартлары, уку бүлекләре белән таныштырдылар.
-
Йолдызлыкка әзерлек 14.01.2017

Бу атнада Йолдызлык бәйгесенә әзерлек башланды. Заманча биюләр карау, вокаль ансамльләргә җырлар табу, алып баручыларга сүзләр, клип төшерү буенча фикерләр тыңланды.
-
Бәйгеләрдә-җиңәргә 14.01.2017

9 гыйнварда башланып киткән уку атнасы сизелми дә үтеп китте. Чөнки уку белән беррәттән укытучылар, укчыларның иҗади якын килеп үзләренең осталыкларын күрсәтү, бәйге-конкурсларда катнашулары башланып китә. Мәктәбебездән "Ел укытучысы-2017"бәйгесендә музыка укытучысы- Заһитова И.И., "Ел класс җитәкчесе"бәйгесендә башлангыч класс укытучысы Гиздуллина А.Ф., "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче " бәйгесендә Җиһангирова Н.М., "Шәхес тәрбияләү"-педагог-организаторлар бәйгесендә Магданова Г.Х. катнашачаклар.
-
9 класста-ата-аналар җыелышы.
10.01.2017
5 гыйнвар көнне 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Гөлназ Сәгыйтьҗан кызы җитәкчелегендә укытучылар коллективы- татар теле, математика, рус теле фәне, сайланма фән укытучылары катнашындагы бу җыелыш ата-аналар өчен үз балалары хакында уйланырга бик кирәкле очрашу булгандыр дип уйлыйм. Класс җитәкчесе Резеда Фердинантовна ата-аналарны чирек нәтиҗәләре белән таныштырса, укытучылар үз фәннәре буенча алынган ОГЭ, БРТ нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Җыелыш бик үтемле, оешкан төстә үтте.
-
Хакимият елкасында 10.01.2017

6 гыйнвар көнне мәктәбебезнең спорт, сәнгать, уку, хезмәт өлкәсендә уңышка ирешкән укучылары - Сибгатуллина Алисә, Гардиев Айваз, Карамуллина Юлия, Шарифуллин Нафис район хакимияте оештырган елкада булып кайттылар.
-
"Костер" да эш гөрли 10.01.2017

Мәктәбебезнең узидарә советы рәисе һәм члены- Ганиева Рәйхан, Амирова Гөлнар 23-25 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең "Костер" лагерында узидарә эшчәнлеге буенча белемнәрен күтәреп кайттылар. Кызларыбызга лагерь бик ошаган, аның хакында мәктәп линейкасында укучыларга җиткерделәр.
-
Каникулда - тимераякта 09.01.2017

Менә сизелми дә каникул вакыты узып та китте. Көннәр бик буранлы, суык торса да үзебез әзерләгән хоккей каробкасына юлны онытмадык. Карларын көрәп, рәхәтләнеп тимераякта шудык. Кич белән бигрәк күңелле монда. Кечкенәләр, зурлар белән боз өсте туп-тулы була. Янда гына кар сыннары елмаеп карап торса, Чыршыбикә төрле утларын балкытып, авыл халкын үз янына дәшә.
-
Бездә- кышкы лагерь 29.12.2016

26-30 декабрь көннәрендә мәктәбебездә кышкы лагерь ачылды. Башлангыч класс укучыларыннан торган ике отряд биредә ял итә. Шул ук вакытта Йолдызлык бәйгесенә өлкән әйдәман Магданова Гүзәл апалары укучыларга бию өйрәтә.
-
Лагерьдә бик күңелле 29.12.2016

Лагерьдә укучылар вакытларын бик күңелле уздыралар. Отряд җитәкчеләре Салахова Ләйсән Хәмбәл кызы, Гиздуллина Альмира Фәвәдис кызы укучылар белән төрле уеннар оештыралар, авылның мәдәният сарае янында урнашкан тауда шуалар, мәктәптәге гөлләрне тәрбиялиләр, кызыклы китаплар укыйлар.
-
Лагерьдә безгә бик ошый 29.12.2016

Лагерьдә укучыларны повар - Фәнүсә, Люзия апалары җылы аш белән тәэмин итә.










