Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Без бергә" конкурсында
17.03.2017
17 март көнне районда үткәрелгән "Без бергә" Республика конкурсының район этабы үтте. Безнең мәктәптән дә укучыларыбыз катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесендә 5 класс укучысы Ганиев Нурислам, 9 класс укучысы Карамуллина Юлия сертификатка ия булдылар. Мода театры бәйгесендә мәктәбебез 1 урынны яулады. 9 класс укучылары- Карамуллина Юлия, Гиздуллина Камилә, Сибгатуллина Алисәләр мәктәп формасын тәкъдим иттеләр.
-
"Йолдызлык"та 14.03.2017

12-13 март көннәрендә районыбызда Республикакүләм оештырылган "Йолдызлык-2017" бәйгесенең зона туры үтте. Мәктәбебез укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
8 март бәйрәме уңаеннан 10.03.2017

7 март көнне мәктәбебездә "Озын толым, кыйгач каш-бигрәк матур син туташ!" дип исемләнгән кызлар бәйгесе үткәрелде. 5-8 класслар арасында озын толымлы кызларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирештеләр- бишек җыры башкардылар, чәчләренә прическа ясадылар, телеңне йотарлык итеп ризык әзерләделәр, ситуатив сорауларга җавап бирделәр. Җиңүче дип 9 класс укучысы-Сибгатуллина Алисә табылды. Бәйрәм ахырында һәр классның егетләре кызларын һәм хатын-кыз укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Сәнгать мәктәпләренең зона бәйгесе 09.03.2017

9 март көнне район мәдәният сараенда 12 март көнне узачак "Йолдызлык" зона бәйгесе өчен концерт номерларын карау үткәрелде. Авылыбызда урнашкан сәнгать мәктәбе - мәктәбебез укучылары - зона бәйгесенә 7 класс укучысы Сагбетдинова Сусанна, Трио башкаруында "Баллы чәкчәк"җыры белән һәм стильләштерелгән татар биюе белән укучыларыбыз чыгыш ясаячаклар.
-
"Йолдызлык"та беренче 06.03.2017

2 март көнне районда "Йолдызлык" бәйгесенең район туры үтте. Мәктәбебез бу бөйгедә зур тырышлык белән 1 урынны яулады. Катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Түбәләс тавына экскурсия 06.03.2017

4 март көнне мәктәп укучылары, укытучылары белән Түбәләс тавына экскурсиягә бардык. Тау шуып, туган якның табигатенә хозурланып, сәламәтлегебезне ныгыттык. Учакта пилмән, бәрәңге пешереп, чәй кайнатып ял иттек. Бу онытылмас көн һәрберебездә дә матур истәлекле көн булып күңелдә калыр.
-
"Дус класс серләре"бәйгесендә
01.03.2017
28 февраль көнне мәктәбебездә 5-9 классларның гомуми ата-аналар җыелышы булды. 1 нче көн тәртибе буенча "Дус класс серләре"- ата-аналар комитеты конкурсының мәктәп этабы үткәрелде. Классның партфолиосы, фото альбомы, визит карточкасы, проект эшләрен яклау номинацияләреннән торган бу конкурс иҗади, тәрбияви моментларга бик бай булды. Мәктәп-ата-ана-укучы арасындагы бәйләнешне тагын да ныгытты. Нәтиҗәдә 5 класс укучыларының ата-аналар комитеты членнары җиңүче дип табылды.
2 көн тәртибе буенча мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары, ата-аналар комитеты рәисе Сибгатуллина Э.Ф. чыгыш ясадылар, бирелгән сорауларга җавап бирделәр.
-
Әлифба бәйрәмендә 01.03.2017

1 март көнне 1 класс укучыларының Әлифба бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчесе Альмира Гиздуллина укучыларны олы бәйрәмнәре белән котлады. Бәйрәм җыр -бию, шигырь белән үрелеп барды. Укучыларның ата-аналары да җылы фикерләре белән катнашты.
-
Без-волонтерлар! 27.02.2017

Бу атнада Хәрби-патриотик айлык уңаеннан мәктәп укучылары билгеләнгән ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга барып хәлләрен белеп, ярдәм итеп кайттылар.
-
Математика семинары 22.02.2017

21 февраль көнне мәктәптә математика укытучыларының район семинары, укучылар өчен "Математик регата" бәйгесе үтте. Мәктәбебез укытучылары- математика укытучысы Имамова Р.Х., башлангыч класс укытучылары- Сәмигуллина Ф.И.,Шәйхелмәрдәнова Н.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Үз тәҗрибәләреннән чыгып, укытучыларга чыгыш ясадылар. Дәресләр,бәйгеләр тәмамланганнан соң, мәктәп укучылары тарафыннан актлар залында килгән кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.
21 февраль- Халыкара телләр көне уңаеннан килгән укучылар белән әдәби викторина уздырылды.










