Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Укытучылар бәйрәмендә 05.10.2017

5 октябрь көнне хөрмәтле укытучыларыбыз хөрмәтенә укучылар тарафыннан "Бер җылы сүз" дип исемләнгән бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
-
Сәламәтлек көнендә 23.09.2017

23 сентябрь көнне мәктәбебездә Сәламәтлек көне үткәрелде. 1-11 класс укучылары табигатьтә ял итте, рухи һәм физик яктан сәламәтлекләрен ныгытты. Җәйге чор өчен оешкан җыелма отрядлар эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, концерт номерлары куелды. Көннең салкынча торуына карамастан укучылар яхшы әзерлек белән катнаштылар. Сәламәтлек көне учакта пешерелгән тәмле ризыклар белән сыйланып дәвам итте.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясендә 21.09.2017

21 сентябрь көнне мәктәбебездә "Тынычлык күгәрчене" акциясе үткәрелде. Бу акция Бөек Ватан сугышында катнашкан, тыл ветераны булганнар истәлегенә оештырылды.
-
Кросс нации ярышында 16.09.2017

16 сентябрь көнне районыбызда Кросс нации ярышы булды. Мәктәбебездән 15 укучы катнашты. Миргалимов Шәфкать үз яшьтәшләре арасында 3 урынга ия булды.
-
Чәчәкләр бәйрәмендә 15.09.2017

15 сентябрь көнне районыбызда Чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Мәктәбебез коллективы "Минем кече ватаным" темасы астында стенд - композиция, сату өчен төрле гөлләрдән күргәзмә белән катнашты. 6-7 класс укучылары-Хуҗина Азилә, Бәхтиева Гөлшат чәчәк алиһәләре булып киенделәр.
-
Ата-аналар җыелышында 08.09.2017

8 сентябрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибенең төп темасы булып Грипп эпидемиологиясенә каршы вакцина ясату буенча булды. Ата-аналарга аңлаешлы, эчтәлекле итеп авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция апа чыгыш ясады. 2нче көн тәртибе буенча ата-аналар комитеты һәм аның рәисе сайланды. Җыелыштан соң ата-аналар классларда булдылар, класс җитәкчеләре белән очраштылар.
-
Бакчада -эштә 04.09.2017

4 сентябрь көнне мәктәп бакчасында эш оештырылды. 5-11 класс укучылары бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер алдылар. Яшелчәләр кышлык өчен подвалга урнаштырылды.
-
Класс сәгатендә
02.09.2017
2 сентябрь көнне мәктәбебездә "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән республикакүләм класс сәгатьләре үткәрелде.
-
1 сентябрь-Белем көне
01.09.2017
2017 елның 1сентябре илебездә икеләтә бәйрәм белән тәңгәл килде. Мөселманнарда Корбан гаете булса, мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Белем көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Мәктәбебез 104 укучы белән уку елын башлап җибәрде. Беренче класска 13 укучы кабул ителде. Бәйрәм тантанасында районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Вахитов Илшат Рафит улы, җирлек хуҗалары, СОМ оешмасы вәкилләре, балалар бакчасы коллективы, ата-аналар, ветеран укытучылар, мәктәп коллективы, укучылар катнашты.
-
Мәчеттә кунакта
08.06.2017
5 июнь көнне "Урманай" лагере укучылары авылыбызда урнашкан "Нур"мәчетенә экскурсиягә бардылар. Авылның имам хатибы Флүс хәзрәт Хуҗин, авылыбыз остабикәсе Әфүзә апа Кирамова балаларны бик җылы каршы алдылар. Рамазан ае хакында, әдәп-әхлак, тәртип кагыйдәләре турында тирән эчтәлекле вәгазь тыңланды. Лагерь балаларының күңелләре булып, абый-апаларына рәхмәт әйтеп өйләренә таралдылар.










