Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Отходларны-доходларга 07.04.2017

3-8 апрель көннәре мәктәбебездә Химия һәм биология атналыгы итеп игълан ителде. Атналыкта күп кенә чаралар, бәйгеләр, ребуслар чишү, кул эшләре күргәзмәсе, кызыклы кичәләр үтте. "Отходларны- доходларга" кул эшләре күргәзмәсе моңа ачык мисал.
-
Ребуслар чишү бәйгесендә 05.04.2017

Химия-биология атналыгында 5-7 класслар арасында Ребуслар чишү бәйгесе үтте.
-
4 апрель- Халыкара интернет көне 04.04.2017

4 апрель көнне мәктәбебездә Халыкара интернет көне уңаеннан лаеклы ялдагылар өчен укучылар тарафыннан мастер -класс үткәрелде.
-
Баскетбол ярышында 01.04.2017

29 март көнне мәктәбебездә Актаныш, Пучы, Сәфәр, Киров егетләре арасында баскетбол ярышы үткәрелде. Укучыларыбыз 2 урынга ия булдылар.
-
Циркта бик күңелле 01.04.2017

30 март көнне мәктәбебезгә Белгород шәһәреннән цирк-тамаша килде. Тамашаны карарга укучыларыбыз белән бер рәттән авылыбызның "Тамчы"балалар бакчасыннан һәм Олыймән авылы балалар бакчасыннан да балалар бар иде. Өйрәтелгән эт, кракодил, елан, клоун чыгышлары балалар күңелендә бары матур хатирәләр булып кына уелып калдылар.
-
Тәрбияви чара 01.04.2017

29 март көнне районыбызның ЗАГСлар бүлегендә югары класс укучылары белән очрашу оештырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баяновна укучыларны бик җылы каршы алды. Архив, эш бүлмәләре, Тантаналар залы белән таныштырды. Очрашуда районның имам-хатыйбы- Руслан хәзрәт, Мөслимәләр Шурасы рәисе Зөһрә ханым Закирова, психолог Хәһимә ханым Шәйгарданова, район үзәк хастаханәсенең баш врач урынбасары, акушер-генеколог Анжелика ханым Эдурдовна да катнашты. Алар үзләренең төпле киңәшләрен, тәрбияви фикерләрен укучыларыбызга җиткерделәр.
-
Конкурска әзерлек 01.04.2017

Мәктәбебезнең 6 класс укучылары 7 апрель көнне узачак "Без яшь, без сәләтле" республика конкурсына әзерлек эшләре алып баралар.
-
Интеллектуаль уенда 01.04.2017

30 март Башкортстанның Илеш районы Яркәй урта мәктәбендә биология фәненнән "Экологик белем аукционы" дип исемләнгән регионара интеллектуаль уены үткәрелде. Безнең мәктәптән дә биология фәне укытучысы Г.Х.Магданурова җитәкчелегендә 3 укучыдан торган команда катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, Диплом, сертификатка ия булдылар.
-
Аҗаган ярышында
22.03.2017
22 март көнне районда Аҗаган ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә Шәйхелмәрдәнов Әнәс Вазыйх улы җитәкчелегендә укучылар командасы катнашты һәм 5 урынга ия булдылар.
-
"Кулъяулыгым-бүләгем" конкурсында
20.03.2017
20 март көнне "Кулъяулыгым-бүләгем"- Ак Калфак район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы уздырган бәйгедә мәктәбебез укучылары-Гизетдинов Илсаф, Хуҗина Азилә уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 урынга ия булдылар.










