Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Егетләр-кызлар көне
08.06.2017
8 июнь көннне "Урманай"лагеренндә егетләр-кызлар көне үткәрелде. Егетләр-кызлар үзләре белән таныштырып, һөнәрләрен күрсәттеләр. Отряд әйдәманнары әзерләгән сорауларга җавап бирделәр. Көн ахырында һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерь сабантуе
07.06.2017
7 июнь көнне мәктәп яны "Урманай" лагерендә Сабантуй оештырылды. Сабантуйда милли көрәш, әйбер кисү, чүлмәк вату, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү һ.б. милли уеннар уйналды, концерт номерлары куелды.
-
День русского языка 06.06.2017

6 июнь көнне "Урманай" лагерендә балалар белән "День русского языка" көне уздырдык. Бик кызыксынып кроссвордлар чиштеләр, шигырь конкурслары оештырдык. Рус халык әкиятләрен кем күбрәк таба конкурсын да уздырдык. Балалар барысы да бик шат калдылар.
-
Лагерьдә- медицина күзәтүе 05.06.2017

5 июнь көнне лагерь балалары медцина күзәтүе үтте. Буйлары, авырлыклары, чисталыклары каралды.
-
Лагерьдә бик күңелле 02.06.2017

2 июнь көнне лагерьдә ял итүче укучылар авылыбызның уртасында урнашкан ял паркына бардылар. Ял иттеләр, төрле уеннар уйнадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Җиңүчеләр-Минзәләдә 01.06.2017

2016-2017 уку елында барлык төр чаралар буенча 1 нче урынга чыккан класс Минзәлә шәһәренә путевка белән бүләкләнде. 29 май көнне 2,6,10 класс укучылары экскурсиягә шушы шәһәргә бардылар. Туган як музее, педагогия көллиятендә урнашкан Муса Җәлил музеенда булдылар. Көн ахырында матур хатирәләр белән туган авылга кайттылар. Укучылар класс җитәкчеләренә, мәктәп дирекциясенә, исән-имин йөртеп алып кайткан шофер Радик абыйларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Туган ягыбызга экскурсия 01.06.2017

31 май көнне мәктәп укучылары туган ягыбызның иң истәлекле урыны булган- иске мәктәп урынына бардылар. Класс җитәкчеләре тарафыннан аның тарихы сөйләнде. Яңадан спорт ярышлары үтә торган стадионга җыелдылар. Анда спорт уеннары оештырылды.
-
1июнь- Балаларны яклау көнне 01.06.2017

1 июнь көнне мәктәбебездә мәктәп яны "Урманай" лагере үз эшен башлап җибәрде. Бу көн Балаларны яклау көне буларак барлык чаралар да шуңа багышланды. Иртәнге аштан соң укучыларыбыз асфальтка рәсем ясадылар, күңелле стартлар ярышы үтте,участок инспекторы Хәкимуллин Р. белән җәйге чордагы балалар травматизмы буенча сөйләшү үтте.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 25.05.2017

Мәктәп еллары! Гаҗәп күңелле, истәлекле, онытылмас еллар! Беренче кыңгырау! Беренче дәрес! Беренче укытучы! Ә аннан соң инде белем нигезләрен ныклы үзләштерү өчен куелган тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән 11 ел вакытның үтүе сизелми дә кала һәм үзенең моңсулыгы, дулкындаргыч мизгелләре бай булуы белән башка бәйрәмнәрдән аерылып торган "" Соңгы кыңгырау көне килеп җитә. 25 май. Безнең мәктәптә дә илебезнең башка төбәкләрендәге кебек үк, 11 ел буена белем һәм көч туплаган, тәрбия алган 7 укучы өчен, зур тормыш юлына сукмак башы булган Соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Татар теленнән имтиханда 20.05.2017

17 май көнне 11 класс укучылары татар теленнән имтихан эше яздылар. Барлык укучылар да "Яхшы" һәм "Бик яхшы" эшләренә башкардылар.










