Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Гамил Афзал укуларында 20.05.2017

18 май көнне мәктәбебез укытучылары- Багауова Л.Ә., Мирзаһитова Р.Т., Имамова Р.Х., Җиһангирова Н.М. "Гамил Афзал укулары" 6 нчы республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
Тирә-юньне чистартуда 16.05.2017

13 май көнне Сәфәр авылы ягында урнашкан посадканы чистартып, агарту өмәсе оештырылды.
-
15май-Халыкара гаилә көнендә 16.05.2017

15 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан авылыбыз китапханәсендә район китапханәчеләр семинары булып үтте. Анда авыл башлыгы А.Ә.Гафуров, Актаныш агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе И.Ф.Гаянов, авылыбызнның иң үрнәк гаиләләренең берсе- Кирамовлар гаиләсе катнашты. Үзләренең җылы фикерләрен җиткерде, киңәшләр бирделәр.
Ганиевлар, Сираевлар гаиләләре укылган китаплар буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр чыгардылар, гаилә буенча канатлы сүзләр әйттеләр. Мәктәпннең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.М.Җиһангирова укучыларны матур әдәбиятка кызыксындыру алымнары турында, Мәктәп -Гаилә-Китапханә эшчәнлеге ныклы булганда бар уңышка да ирешеп булуы турында ассызыклады.
-
Илүзәбез-Казанда
16.05.2017
15-18 май көннәрендә Казаннның "Костер" лагерендә "Инициатива-2017" дип исемләнгән балалар хәрәкәте буенча Республика фестивале үтә. Бу фестивальдә мәктәбебезнең 8 класс укучысы Ахсанова Илүзә дә катнаша.
-
Митингта 08.05.2017

8 май көнне җирлегебездә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Анда авылыбыздан сугышта катнашкан ветераннарының туганнары, оныклары, тыл ветераннары, мәктәп укучылары, балалар бакчасы коллективы катнашты. Мәктәп укучылары Үлемсез полк оештырып, авыл урамынннан үттеләр. Авыл халкының күзләрендә яшь тамчылары, сагыш, сагыну хисләре иде. Җирлек хуҗасы Гафуров А.А., Киров бүлекчәсе җитәкчесе Гаянов И.Ф., "Касыймовский" сөт заводыннан Ганиев Р.Р., Актаныш АТХ җитәкчесе Хафизов Н.В. барлык авыл халкын бу бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, аяз күк йөзе теләде. Бәйрәм ахырында һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салынды.
-
Бәйгедә 05.05.2017

30 апрель көнне Уфа шәһәрендә үткән Халыкара "Сәләтлеләр планетасы" дип исемләнгән фестиваль-конкурста мәктәбебез укучысы Сәгъбетдинова Сусанна 3 дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе Заһитова Илсөя Индус кызы.
-
Чисталык айлыгы 04.05.2017

1 майдан 31 майга кадәр районыбыз буенча Чисталык айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан укучыларыбыз да читтә калмый, җирлегебезгә ярдәм итә - юл буйларын, басуларны чистарту, мәктәп яны территориясен чүптән арындыру өмәләрендә актив катнаша.
-
Туган тел көне 26.04.2017

26 апрель көнне мәктәбебездә зур чара үтте. Чараны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Җиһангирова әзерләде. "Язлар безгә Тукай белән килә "дип исемләнгән 5-8 класслар арасында әдәби викторинаүткәрелде. Укучылар тарафыннан Тукай шигырьләре, җырлары, Татар театрына багышланган шигыр ьләр, Г.Тукайга багышланган шагыйрьләребезнең иҗатлары яттан сөйләнде. Авылыбыз китапханәчесе Энҗе Фасил кызы Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча күзәтү ясады. Чара Г.Тукайның "Туган тел" шигыре белән тәмамланды.
-
Туган тел атналыгы 24.04.2017

24-29 апрель көннәре мәктәбебездә Туган тел атналыгы дип игълан ителде. 24 апрель көнне 9 класс укучылары татар теленнән районда БРТ тапшырдылар. 25 апрель көнне 1-11 класс укучылары катнашында шигырь бәйгесе үтте.
-
Мигъраҗ кичәсендә 22.04.2017

22 апрель көнне авылыбызның мәдәният йортында урнашкан китапханәдә Мигъраҗ кичәсе үткәрелде. Мәктәбебездән 5-6 класс кызлары да чакырулы иделәр. Авылыбыз китапханәчесе Сибгатуллина Энҗе Фасил кызы оештырды аны. Авылыбызның ак апасы, остазбикә Әфүзә апа бу көн турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Коръән укырга өйрәнгән 8 апабызга Шәһадәтнамәләр дә тапшырылды. Роза апа Шәйхелмәрдәнова моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укыды. Укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр. Кичә тирән эчтәлекле һәм тәрбияви төстә үтте.










