Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
10 класста Ата-аналар җыелышы 22.02.2017

22 февраль көнне 10 классның Ата-аналар җыелышы булды. Класс җитәкчесе Н.М.Җиһангирова ата-аналарны укучыларның укуга карашы, тәртибе, мәктәптәге яңалыклар белән таныштырды. Ата-аналар һәрберсе укучыларга мастер класс үрнәге күрсәтте- мәсәлән, Ганиев Рөстәм "Электр белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре", Шарифуллина Илсөяр апа "Укучыларның туклануы- сәламәтлек нигезе", Гардиева Миләүшә апа татар халкының милли ризыкларыннан Чәк-чәк әзерләү серләренә төшендерде, Амирова Гөлнар иптәшләренә "Зебра"торты пешерү өчен проект эше белән катнашты.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 17.02.2017

17 февраль көнне мәктәптә 5-8 класс арасында "Смотр строя и песни" бәйгесе үткәрелде. Җыр белән сафта йөрү,командирның рапорт тапшыруы,төрле алымнарны үтәү бәйгеләре булды. Бәйгедә 8 класс укучыларына тиңнәр булмады.
-
Татар теленнән - мастер класс
17.02.2017
15 февраль көнне районда татар теле һәм әдәбияты фәненнән "Туган тел" исемле Россиякүләм мастер класс бәйгесенең район этабы үтте. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Җиһангирова үзенең укучылары белән катнашты.
-
"Иң шәп әйдәман" бәйгесендә 17.02.2017

Мәктәбебез укучысы, мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге балалар оешмасы рәисе - 8 класс укучысы Локманова Гүзәл районда үткәрелгән "Иң шәп әйдәман" бәйгесендә катнашты һәм "Иң эрудицияле" номинациясендә җиңүче булды.
-
"Пар аккошлар"бәйгесе 17.02.2017

17 февраль көнне мәктәптә "Пар аккошлар"бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмне мәктәпнең узидарә советы членнары оештырып, алып бардылар. Һәр пар үзләренә исем сайлап, төрле бәйге-конкурсларда катнашты. "Пар аккошлар "исеменә 8 класс укучылары Акирова Гөлнур һәм Шәвәлиев Гадел лаек булды.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә 17.02.2017

18 февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" турниры үткәрелде. Сафта йөрү, җыр белән катнашу, төрле алымнар белән командирның чыгышы, бәйгеләр, конкурслар- автомат сүтеп-җыю, бәрәңге әрчү, противогаз кию, мәзәк күрсәтү һ.б. күрсәтелде. Җиңүче дип 8 һәм 11 класстан җыелма отряд табылды.
-
Россиякүләм чаңгы бәйгесендә 12.02.2017

12 февраль көнне мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән "Лыжня России" чаңгы ярышында катнаштылар. 5 класс укучысы Галимарданова Зилә 3 урынны алды һәм район хакимиятенең кубогына ия булды.
-
Очрашу 10.02.2017

10 февраль көнне мәктәбебездә Актаныш техникумы вәкилләре- Шаймарданова Айгөл Котдус кызы, Гиляев Айдар Марсель улы чыгарылыш класс укучылары белән очрашу уздырды. Техникумның уку бүлеге, яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
-
Укытучыларыбыз-Корылтайда 10.02.2017

9 февраль көнне районда ут күршеләребез-Башкорт кардәшләр белән берлектә Мутиннар нәселен искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә безнең мәктәп укытучылары да катнашты һәм җылы тәэсирләр белән кайтты.
-
Укучыларыбыз-Йолдызлыкта
10.02.2017
9 февраль көнне авылыбызның мәдәният йортында "Йолдызлык" бәйгесенең 1 туры үтте. Укучыларыбыз конферанс, җыр-бию буенча имтихан тоттылар.










