Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
I яртыеелык нәтиҗәләре - тантаналы линейка 28.12.2022

27 декабрь көнне гимназиябездә тантаналы линейка үтте. Чара дәүләт флагларын кертүдән башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, җитәкчебез Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева исеменнән, укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итте. I яртыеллыкта бәйге-конкурсларда җиңүчеләргә, уку алдынгыларына мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Котлыйбыз! 27.12.2022

"Өмет торналары" район конкурсында катнашып, гимназиябезнең 3В сыйныф укучысы Әмир Ашуров 3 урын яулады.Укытучысы Гөлнара Гафурҗан кызы Миргаязова.
-
Котлыйбыз! 27.12.2022

"Милли бизәкләр" район бәйгесендә катнашып, "Чигелгән кулъяулык" номинациясендә гимназиябезнең 1А сыйныф укучысы Диләрә Рәхимова 1 урын яулады. “Өмет торналары” район конкурсында катнашып, 2 урын яулады. Укытучысы Гөлнара Гафурҗан кызы Миргаязова.
-
Глава елкасында 26.12.2022

Гимназиябезнең укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышларга ирешүче, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив булучы укучылары бүген Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Котлыйбыз сезне! Киләчәктә дә матур уңышларга ирешегез! Гимназиябезнең горурлыгы булыгыз!
-
Республика Чыршы бәйрәме кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән очрашу 26.12.2022

Гимназиябез укучылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга - республика Чыршы бәйрәмендә катнашырга барды! Әлеге очрашуда төрле чемпионатларда һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмаларның яшь вәкилләре катнашты. Безнең зыялы һәм сәләтле укучыларыбызны таныдыгызмы!? Киләчәктә дә уңышлар сезгә, балалар!
Котлыйбыз! -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 26.12.2022

Бүген – 26 декабрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар" турында сөйләшүгә багышланды.
Әлеге фотода 8А сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе Регина Равил кызы Фәрдиева белән дәрес вакытында. -
Күчтәнәчләр 26.12.2022

Гимназиябезнең Кыш Бабай күчтәнәчен, иң беренчеләрдән булып, 1А һәм 1Б сыйныфы укучылары алды.
-
Капкейк 24.12.2022

6А һәм 6Б сыйныфы кызлары бәйрәмгә әзерләнә. Яңа ел табынына капкейк!
-
Рус әдәбиятеннән муниципаль этап җиңүчеләре! 24.12.2022

7 класс Адиятуллина Эделина - җиңүче,
Асрланова Әминә, Авзалова Амелия, Хафизова Эвелина, Шакирова Резидә - призёр,
8 класс Закирова Розалия, Сарварова Язилә, Тохбатуллина Камилә, Нугуманова Диана - призёр,
9 класс Шәемова Гөльяр - призёр,
10 класс Гильметдинова Миләүшә - призёр,
11 класс Таһирова Эльвина, Галимова Алинә - призёр. Котлыйбыз! -
Яңа елга әзерләнәбез 24.12.2022

Укучыларыбыз Яңа елга әзерләнә. Табын кору, сервировка ясау, аш-су әзерләү серләренә технология укытучысы Лилия Глүс кызы Вәлиева белән бергәләп өйрәнәләр алар.
Әлеге фотода технология дәресендә 5Б сыйныфы укучылары коймак пешерә.















