Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне 20.01.2023

Гимназиябезнең “Адымнар” комплексын XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек зәвыклы, заманча төзүдә зур булышлык күрсәтүче, гимназия биналары арасында җылы күчү юлы төзүдә дә ярдәм итүче, һәр эш-гамәле, яшәү рәвеше, зирәк Кеше, Шәхес булуы белән дә безгә һәрчак үрнәк булучы - милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе,Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең бүген туган көне!
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә сәламәт булып, балаларыгызның, оныкларның игелеген күреп, милләтебезнең горурлыгы булып, дәрәҗәле гомер кичерергә язсын! -
Очрашу 19.01.2023

Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе районда эшләүче вәкилләр һәм филиаллар аша, һәр елны, мәктәпне тәмамлаучыларга юридик белем бирүче уку йортларына керергә булыша. Россия Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Самара шәһәрендәге юридик институты җәза үтәтү системасында режим һәм күзәтчелек оештыру белгечләре әзерли. Псковтагы институтта җәза үтәтү инспекцияләренең эшчәнлеген оештыру, Владимирдагы институтта җәза үтәтү системасында оператив эзләнү эшчәнлеге белгечлеге буенча белем бирәләр.
Бүген шундый очрашуларның берсе гимназиябездә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар белән узды. -
Экологик рәсемнәр конкурсы 19.01.2023

Гимназиябез укучылары Бөтенроссия экологик рәсемнәр конкурсының район этабында катнаша. Ашыгыгыз! Рәсемнәр 20 гыйнварга кадәр кабул ителә.
-
Шәфкать туташы белән әңгәмә 19.01.2023

Шәфкать туташыбыз Нәбиуллина Клара Нәҗип кызы "Тәмәке һәм глицериннан эшләнгән аксымны тартуның зыяны" дигән темага, интернатта яшәүче балалар белән, тирән эчтәлекле әңгәмә үткәрде.
-
Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев белән очрашу 19.01.2023

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучылары профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзерләнә. Бүген аларны Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев укыта. Рөстәм Фәхраддин улы укучыларга икенче өлеш мәсьәләрен чишү ысулларын аңлатты, сынау БДИнын тикшерү критерийлары белән таныштырды, үзенең киңәшләрен бирде һәм укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу нәтиҗәле һәм динамик узды, укучыларга һәм укытучыларга бик ошады. Чара ахырында Рөстәм Фәхреддин улы укучыларга математикадан БДИны уңышлы тапшыруларын һәм югары баллар теләде!
-
Математикадан «Олимпка юл» призеры 18.01.2023

Математикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасында гимназиябезнең 8В сыйныфы укучысы Румил Хаҗиев (фотода сулдан беренче) призер булды. Укытучысы - Земфия Гыйльфан кызы Вәлиева. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 18.01.2023

1А класс укучылары Абударова Арина, Измайлова Эльвира, Мансурова Алияна Бөтенроссия «Мөһим сөйләшү» конкурсында катнашып, җиңү яуладылар. Укытучылары Ания Хәсип кызы Мусина. Молодцы!
-
"Шәм яктысы" 18.01.2023

Районда мобилизованныйларга ярдәм уңаеннан "Шәм яктысы" акциясе игълан ителде. 17-18 нче гыйнвар көннәрендә зур консервный банкалар (ананас, абрикос, горошек, кукурузадан калганнар), шәмнәр җыялар. Янадан шулардан шәмнәр ясыйлар. Бу акциядә гимназиябез укучылары да актив катнаша.
-
"Тормышың үз кулыңда" 17.01.2023

"Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасының Яшь ЯХИчеләре - "Светофор" отряды 3в сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе Хөббетдинова Диләрә Дуглас кызы белән берлектә, педагог-оештыручылар Аграпова Миләүгә Рәдис кызы, Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы җитәкчелегендә "Тормышың үз кулыңда" исемле кичә уздырдылар. ЮХИДИ җитәкчесе Шәмсиев Ренат Радик улы һәм Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы очрашуда катнашып, киңәшләрен биреп, укучыларга төрле бүләкләр - кулланма әсбаплар тапшырдылар.
-
Гармунчыбыз 17.01.2023

Гармунчы егетебез – 4Б сыйныф укучысы Лимар Шакиров үзенең уңышлары белән безне сөендерүен дәвам итә. III "Яңа ел йолдызы" республика балалар иҗаты конкурсында катнашып, “Музыка коралларында уйнау” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды ул. Җитәкчесе - Камалов Флүн Фәнил улы. Молодец, Лимар!















