Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” семинар-укуы 04.02.2023

Гимназиябезнең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Резеда Рифкать кызы Шәехова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, рус теле һәм әдәбияте укытучысы Изалия Изаиль кызы Гыйльфанова "АДЫМНАР-КАЗАНЬ" полилингваль комплексында узучы “Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” дигән семинар-укуда катнашты.
-
Интернат тормышыннан 04.02.2023

Интернатыбызның 5-8 сыйныф укучылары белән тәрбияви эчтәлеккә ия булган "Куян Цып һәм Караңгылык әрләне" анимацион фильмын карадык. Чара фильмның мәгънәсе буенча җанлы фикер алышу белән тәмамланды, - дип хәбәр итә тәрбияче апалары Латыйпова Ләйсән Рафис кызы.
-
Хокук фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 03.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында хокук фәненнән 11А сыйныф укучылары Миләүшә Фәйзуллина һәм Алинә Габдуллина призер булдылар. Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз!
-
Биологиядән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры 03.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында биологиядән 8В сыйныф укучысы Азалия Әмирова призер булды. Укытучысы Зөлфия Әсгать кызы Исламова. Котлыйбыз!
-
"Сталинград җиңүенә 80 ел" уңаеннан очрашу 02.02.2023

1Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән берлектә, Ватанны, туган җиреңне ярату, аны саклау, тарихыбызны өйрәнү буенча истәлекләр, мәгълүматлар туплыйлар. Бүген аларга кунакка МТС бистәсендәге китапханә китапханәчесе Ләйлә Ринат кызы Зәкиева килде. "Сталинград җиңүенә 80 ел" уңаеннан китап күргәзмәсе белән танышты алар. Сугыш елларында әби-бабайларының яуда һәм тылда күрсәткән батырлыклары хакында да белделәр. Сугыш елларында язылган хатларны, шигырьләрне дә тыңладылар.
-
"Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерлек 02.02.2023

Гимназиябезнең яшь мөгаллимәсе - төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерләнә.
Киңәшле эш - таркалмас, диләр. Гимназиябезнең директор урынбасарлары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова һәм Ленар Наил улы Хөсәенов бәйгегә әзерлектә - таяныч та, терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә. -
Студентлар белән очрашу 02.02.2023

Гимназиябездә бүген сагынып көтеп алган студентларыбыз белән очрашу узды. Студент тормышына аяк басып, тәүге сессияләрен биргән беренчеләр дә, инде 2-3-4 ел укып, шактый гына тәҗрибә туплаган студент егет-кызларыбыз да бар иде. Үзләре укыган гимназиягә очрашуга килгән яшьләрдә балаларча самимилек тә, олыларча җитдилек тә сизелде. 10-11 сыйныф укучылары белән үзара ярышта, мәзәк хәлләрне тасвирлауда, җырларда, шаян сорауларга тапкыр җаваплар табуда, үзләре укыган уку йортларын тәкъдим итүдә дә чагылыш тапты ул. Һәр студент та үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт белдерде. 11 сыйныфта ЕГЭ бирүләре дә әле һаман да онытылмаган.
Очрашуда катнашкан укытучылар, сыйныф җитәкчеләре дә рәхәт, бәхетле мизгелләр кичерде әлеге кичәдә. Үзең укытып чыгарган укучының тормышта үз юлын табып, уңышка омтылуын күрү, аның авызыннан рәхмәт сүзләрен ишетү, хөрмәтен тоюдан да бәхетле, мөкатдәс кичерешләр бар микән?! Ул синең бар борчу-мәшәкатьләреңне, тынгысыз укыту барышын, балалар, дип, ут йотып яшәгән, эшләгән елларыңның шаукымын оныттыра, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен тоемларга ярдәм итә, күңелне, уйларны яшәртә, яңа максатлар куеп, уңышка ирешергә көч бирә. Рәхмәт сезгә, студентларыбыз! Сезнең хакта гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп, сөенеп яшәргә язсын киләчәктә дә!
Очрашуга килгән студентларыбызны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева сәламләде. Гимназиябез белән һәрчак элемтәдә яшәүче яшьләргә мөрәҗәгать итеп, теләк-фикерләрен җиткерде, тормышта үз һөнәрләренең осталары булуларын теләде.
Очрашу кичәсе табын артында аралашу, ихлас сөйләшү белән дәвам итте. -
"Татар музыка сәнгатенең 5 легендасы" 01.02.2023

Бүген гимназиябез укучылары "Татар музыка сәнгатенең 5 легендасы" дип аталган концертка бардылар. Артистлар балаларга аңлаешлы итеп, татар музыка сәнгатенең легендалары турында сөйләделәр, аларның җырларын башкардылар.
-
"Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны 31.01.2023

Гимназиябезнең "Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны "кызу табадан" төште. Әлбәттә, әлеге сан бик матур үзгәрешләр һәм яңарышлар белән нәшер ителде. Өр-яңа рубрикалар белән баетылып та җибәрелде. Редколлегиябез – афәрин!
-
Котлыйбыз! 31.01.2023

"Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар фестивалендә катнашып, гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Гөлинә Закирова "Вокал. Халык җырын ялгыз башкару" номинациясендә, 2 кечкенәләр төркемендә, III дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе – Чекалина Гүзәлия Фирдәвес кызы. Молодец, Гөлинә!















