Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Чыршы бәйрәме 22.12.2022

Бүген гимназиябездә башлангыч сыйныфларның чырша бәйрәмнәре үтте. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш бабай килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән уйнау белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр укыдылар, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.
-
"Кыш Бабайдан серле бүләк!" 22.12.2022

Яңа ел чаралары гимназиябездә укучыларның яраткан уены "Кыш бабайдан бүләк" белән башланып китте. Кыш Бабай белән Кар Кызы, иң элек, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәеваны котлады.
-
Татар әдәбиятеннән район олимпиадасы җиңүчеләре! 21.12.2022

Җиңүчеләр:
7 класс - Ильясова Энҗе,
10 класс - Гарифуллина Руфина.
Призерлар:
7 класс - Газетдинова Зарина, Әдиятуллина Эделина, Хафизова Эвелина, Хөҗҗәтова Камилә.
8 класс - Сәлахова Эвелина, Шайгалләмова Нәзилә, Шәвәлиева Замира, Кирамова Зилә.
10 класс - Гәрәева Рәмилә.
Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Котлыйбыз! -
Кар бөртекләре 21.12.2022

5А сыйныф укучылары технология дәресендә бик матур кар бөртекләре ясадылар. Укытучылары Лилия Глүс кызы Вәлиева.
-
Татарстан һәм татар халкы тарихыннан район олимпиадасы җиңүчеләре! 20.12.2022

9А сыйныфы Фәрдиева Алисә, Мирзасалихов Мөхәммәт – призерлар.
10 сыйныф Миргаязов Ринат – җиңүче.
Мусина Милена – призёр.
11А сыйныфы Файзуллина Миләүшә – призёр.
Укытучылары Марат Илсур улы Гыйльметдинов. Котлыйбыз! -
Гарәп теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 20.12.2022

6Г класс укучысы Гыймранов Рөстәм, 11В класс укучысы Анамов Әмирсалих - җиңүчеләр!
Укытучылары Шафигуллин Рүзәл Шамил улы. Котлыйбыз! -
Төрек теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 20.12.2022

Мөхәммәтдинова Эльвина – җиңүче, Зарипова Адилә (9Б сыйныфы) – призер.
Укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы. Котлыйбыз! -
Әзерлек дәресләренә чакырабыз 20.12.2022

Гимназиябез 1 сыйныфка керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 14 гыйнвардан башлана. Белешмәләр өчен телефон 8-965-618-61-64.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 19.12.2022

3В сыйныфында тапкырлау һәм бүлү таблицасын кабатлау - "Кыш Бабай биләмәләренә сәяхәт". Квест-уен. Укытучы Хөббетдинова Дилара Дугласовна.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 19.12.2022

1А сыйныф укучылары сөйләм һәм уку төрләрен өйрәнә – “Гг” хәрефе, “г,” “гь” авазлары, “Кк” хәрефе, “к”, “кь” авазлары. Укытучы Мусина Ания Хәсип кызы.















