Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Ял сәгатендә 07.02.2023

Гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары психолог бүлмәсендә - ял сәгатендә.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 07.02.2023

Бүген – 6 февраль көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия фәне көне"нә багышланды. "Россия фәне көне" 8 февральдә билгеләп үтелә. Бу үз тормышын фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышларга карар иткән академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар бәйрәме. Укучылар әлеге көн уңаеннан, рентген физикасы, кристаллография һәм нанодиагностика өлкәсендә әйдәп баручы галим, «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү институты президенты Михаил Ковальчукның видеомөрәҗәгатен тыңладылар.
Әлеге фотода 7Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина белән дәрес вакытында. -
"Йолдызлык" 06.02.2023

"Йолдызлык" фестиваленең район турына сайлап алуда мөхтәрәм жюри хөкеменә 28 чыгыш тәкъдим иттек.
-
Чемпионнарыбыз 06.02.2023

Татарстан Республикасының бадминтон буенча шәхси кубогына узган турнирда - үсмерләр арасында зона турының ялгыз разрядында - 1 этапта 5В сыйныфы укучысы Раяз Шәрипов, 7Б сыйныф укучысы Каюм Корбанов 1 урын яуладылар. Тренерлары Алгинат Адисович Гәрәев. Котлыйбыз!
-
Линейка 06.02.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертү һәм укучыларыбызның сөрән әйтүе белән башланды.
Февраль ае – гимназиябездә хәрби-патриотик айлык. Ватанны ярату, иң элек, үзеңне тәрбияле тотудан, гаиләңне, гимназияңне, әти-әниеңне, укытучыларны олылаудан башлана. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да укучыларга мөрәҗәгать итеп, үз-үзләрен тотышларына, үзара аралашуга бик игътибарлы булырга һәм җитди карарга чакырды. Гимназия формасының( ә ул бездә – парад һәм гадәти көн формасы!) сакланышы, пөхтәлеге, чисталыгы укучының үзенә дә, гаиләдәге мохиткә дә бәя бирә. Ә укучыларның үзара мөгамәләсе, дустанә аралашуы, тәртибе һәр өлкәдә уңышка ирешүдә бик көчле этәргеч булып тора. Ирешкән уңышларыбыз сөенерлек, ә алда – тагын да күбрәк сынаулар, бәйгеләр, җитеш кенә!
Венера Хәмәтнәсыйх кызы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында узган атнада җиңүче укучыларыбызга рәхмәт белдерде, призер дипломнары тапшырды, киләсе елга тагын да көчлерәк әзерләнү бурычын куйды.
Республика олимпиада үзәге үткәргән онлайн олимпиадада да укучыларыбыз актив катнаша. Директорның методик һәм инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова “Татарча өйрәнәм” татар теленнән республика олимпиадасында җиңүче укучыларга дипломнар тапшырды.
Спорт, сәнгать юнәлешендәге бәйге-конкурсларда, ярышларда укучыларыбызның катнашып җиңүләре өчен дә сөенәбез. Алар үзләренең сәләтләрен һөнәри үстерәләр, киңкырлы шәхес булып формалашалар. Бадминтон ярышында катнашып, зона турында җиңүче укучыларыбызны директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев тәбрик итте.
Линейкада гимназиядәге узган атнадагы тәртип торышын дежур торган 10 сыйныф командиры бәян итте, бу атнада 9Б сыйныфы кизү тора. -
Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры 06.02.2023

Республика олимпиадасының йомгаклау этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән 5А сыйныф укучысы Рәүзәт Фәрдиев призер булды. Укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин. Котлыйбыз!
-
«Ел укытучысы - 2023» конкурсының зона этабы 06.02.2023

“Ел укытучысы-2023” конкурсының Зәй шәһәрендә узган зона этабында гимназиябезнең инглиз һәм төрек теле укытучысы – 5В сыйныфы класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темел, география укытучысы - 11В сыйныфы класс җитәкчесе Рөстәм Уел улы Фәйзуллин уңышлы чыгыш ясап, республика этабында катнашырга чакыру алдылар. Котлыйбыз!
-
1А сыйныфында кызык һәм файдалы ял көннәре 06.02.2023

1А сыйныф укучылары ял көннәрен кызык һәм файдалы үткәргән. Үзләре ясаган җимлекләргә һәрчак җим салып торалар икән. Үзара сөйләшкәннәр дә, ял көнендә кошларны ашатудан флешмоб оештырганнар. Укытучылары Ания Хәсип кызы Мусина. Молодцы, беренчеләр! Әлеге матур үрнәккә сез дә кушылыгыз, дуслар!
-
"Тату аш татлы булыр" 04.02.2023

"Тату аш татлы булыр", - ди татар халкы. Бердәм булып, 6 сыйныф кызлары һәм егетләре белән бәрәңге шәңгәсе, пицца пешереп, чәй табыны әзерләдек, - дип хәбәр итә тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы.
-
Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Сәмигулла улы Әхмәтҗанов белән очрашу 04.02.2023

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Сәмигулла улы Әхмәтҗанов гимназиябездә булып, 9-10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Россия Оборона министрлыгының хәрби уку йортлары һәм укырга керү шартлары, куелган таләпләр белән таныштырды.















