Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны 31.01.2023

Гимназиябезнең "Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны "кызу табадан" төште. Әлбәттә, әлеге сан бик матур үзгәрешләр һәм яңарышлар белән нәшер ителде. Өр-яңа рубрикалар белән баетылып та җибәрелде. Редколлегиябез – афәрин!
-
Котлыйбыз! 31.01.2023

"Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар фестивалендә катнашып, гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Гөлинә Закирова "Вокал. Халык җырын ялгыз башкару" номинациясендә, 2 кечкенәләр төркемендә, III дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе – Чекалина Гүзәлия Фирдәвес кызы. Молодец, Гөлинә!
-
Котлыйбыз! 31.01.2023

«Куркынычсыз интернет» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашып, 5В сыйныф укучысы Самир Галиев җиңү яулады. Молодец, Самир!
-
Физикадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры 31.01.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында физикадан 8В сыйныф укучысы Әмирхан Шәймәрданов призер булды. Укытучысы Римма Гранит кызы Баһаветдинова. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән онлайн дәрес 31.01.2023

Гимназиябезнең 5-10 сыйныф укучылары татар теленнән республика олимпиадасына әзерләнә. Олимпиадага әзерлек буенча КФУ галимәсе - хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева үткәргән чираттагы онлайн дәрес.
-
Рус теленнән онлайн дәрес 31.01.2023

Гимназиябезнең 8-10 сыйныф укучылары КФУның педагогика фәннәре кандидаты, доцент Елена Ильдар кызы Әюпованың рус теленнән онлайн дәресендә - олимпиадага әзерлек.
-
Интернатта 30.01.2023

27 гыйнвар көнне интернатта 7 сыйныф кызлары тәрбиячеләре Латыйпова Ләйсән Рафис кызы җитәкчелегендә төчегә пончик-кабартма һәм кыстыбый пешерделәр. Тәмле ризыкны пешерү дә, авыз итү дә балаларга бик ошады.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 30.01.2023

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы астында интернатыбызда спорт ярышы - җомга чарасы узды. Тәрбияче Зөлфия Зает кызы Исламова үткәргән чарада балалар бик теләп катнашты.
-
Химиядән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры 30.01.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында химиядән гимназиябезнең 8В сыйныфы укучысы Румил Хаҗиев призер булды. Укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова. Котлыйбыз!
-
Рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 30.01.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында рус теленнән 7А сыйныфы укучысы Авзалова Амелия (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаиловна), 8А сыйныфы укучысы Шакирова Лиана (укытучысы Шәгъзамова Энҗе Фирдависовна) призер булдылар. Котлыйбыз!















