Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
«Мирах» интеллектуаль клубы уены 26.01.2023

6 сыйныф укучылары белән «Мирах» интеллектуаль клубы уенын «Сәләт-Ялкын» клубы президенты Ләйлә Рафак улы Минһаҗева үткәрде.
-
Физкультура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 26.01.2023

Физкультурадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гимназиябезнең 7А сыйныфы укучылары Илмар Хәррасов, Әминә Имамразыева, 8А сыйныфы укучысы Роман Әмирҗанов призер булдылар! Укытучылары Алсу Рәскать кызы Хәррасова. Котлыйбыз!
-
"Йолдызлык" фестиваленә әзерлек 25.01.2023

Гимназиябезнең 5 сыйныф укучылары музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина белән "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 25.01.2023

Хөрмәтле студентларыбыз! 1 нче февраль көнне 17:00 сәгатътә очрашу кичәсенә рәхим итегез!
-
Тегү остаханәсе 25.01.2023

Гимназиябезнең 7Б сыйныфы кызлары, технология укытучысы Лилия Глүс кызы Вәлиева җитәкчелегендә, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә. Вокаль ансамбль өчен костюмнар әзерлиләр.
-
Рус теленнән олимпиадага әзерлек 24.01.2023

Гимназиябезнең 8-10 сыйныф укучылары белән КФУның педагогика фәннәре кандидаты, доцент Елена Ильдар кызы Әюпова рус теленнән онлайн дәрес үткәрә - олимпиадага әзерлек.
-
Олимпиадага әзерлек буенча КФУ галимәсе - хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева дәресләре 24.01.2023

Гимназиябезнең 5-10 сыйныф укучылары татар теленнән республика олимпиадасына әзерләнә. Олимпиадага әзерлек буенча КФУ галимәсе - хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева үткәргән чираттагы онлайн дәрес.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 23.01.2023

Бүген – 23 гыйнвар көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Медиа грамоталылык һәм санлы гигиена" мәгълүмати куркынычсызлык темасына багышланды. Әлеге фотода 4А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Илиза Энгель кызы Ахунова белән дәрес вакытында.
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры 23.01.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында рус теленнән гимназиябезнең 9А сыйныфы укучысы Алинә Хәернасова призер булды! Укытучысы Энҗе Фирдәвис кызы Шагъзамова. Котлыйбыз!
-
Әзерлек дәресләре 23.01.2023

Гимназиябезнең беренче сыйныфына укырга керәчәк балалар белән әзерлек дәресләре.















