Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Йөзүче егетебез 17.01.2023

Йөзүче егетебез – 5А сыйныф укучысы Мансур Шәрипов та районыбызның “Дулкын” бассейнында әлеге спорт төре белән максатчан шөгыльләнә. Район ярышларында үз яшьтәшләре арасында беренчелек Мансурда! Яңа ел турнирларында да катнашып, Актаныш, Мөслим районнары йөзү ярышларында 1 урын яулады. Брасс техникасы белән йөзүдә дә сынатмады, Мөслимдә, үз яшьтәшләре арасында, 3 урын алды. Молодец, Мансур!
-
Татар теленнән онлайн дәресләр 17.01.2023

Гимназиябездә һәр бала үзенчә талантлы. Аның сәләтен, мөмкинлекләрен ачу, үстерү һәм тормышта кулланырга өйрәтүдә һәр көнне кечкенә генә бер адым ясала!
Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүдә дә чагылыш таба ул.Республика олимпиада хәрәкәтендә гимназиябез – әйдәп баручы лидер!
Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабына быел да зур әзерлек белән килдек. Олимпиадага әзерлек буенча КФУ галимнәре үткәргән
онлайн дәресләр дә укучыларыбызга бик ошый.
Фотода галимә Рәмилә Камил кызы Сәгъдиеваның онлайн дәресендә 5-10 сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова белән. -
Рус теленнән олимпиадага әзерлек 17.01.2023

Гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова 7-10 сыйныф укучылары белән КФУның педагогика фәннәре кандидаты, доцент Елена Ильдар кызы Әюпованың онлайн дәресендә - рус теленнән олимпиадага әзерлек.
-
Төкле аягыгыз белән! 16.01.2023

Гимназиябездә бүген тагын бер күңелле вакыйга - 2023-2024 уку елына 1 сыйныфка укырга керәчәк балаларның әзерлек курслары башланды.
-
"Тату сыйныф серләре" 16.01.2023

10 сыйныф укучыларын һәм ата-аналарын котлыйбыз, сөенечләрен уртаклашабыз! "Тату сыйныф серләре" конкурсында районда 1 урын алып, Казан шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде алар! Молодцы!
-
Сәламәт яшик! 16.01.2023

Гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары да физкультура дәресендә ачык һавада - сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән чаңгыда дөрес техника белән шуу күнекмәләренә өйрәнәләр.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 16.01.2023

Бүген – 16 гыйнвар көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасын өзүгә багышланды.
Ленинград камалышы - Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң тетрәндергеч фаҗигаләрнең берсе. Балалар белән мондый эмоциональ авыр темага сөйләшкәндә, аларга Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең ныклыгы һәм каһарманлыгы, ата-бабаларыбызның батырлыклары аңлатылды. Ленинград оборона музееның виртуаль залларына сәяхәт https://blokadamus.ru/ бай экспонатлар белән танышу мөмкинлеге бирде. 1Б сыйныфы укучылары да, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән ,Ленинград блокадасында шәһәр халкының, сугышчыларның тормышы, яшәү өчен, җиңү өчен һәр көнне кылган батырлыклары, бер-берсенә ярдәме турында видеолар, фотолар карадылар. Соңыннан, мәңгелек ут рәсемен ясап, сугышта батырларча һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. -
«Олимпка юл» 16.01.2023

«Олимпка юл» республика олимпиадасында инглиз теленнән гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Гүзәл Харисова, 8В сыйныфы укучысы Азалия Маликова(укытучылары Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева); 8А сыйныфы укучысы Лиана Шакирова( укытучысы Румия Данис кызы Темел), 10 сыйныф укучысы Раян Галиәхмәтов, 11А сыйныфы укучысы Динара Камилҗанова (укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова) призер булдылар! Котлыйбыз!
-
Интернатта 14.01.2023

Кышкы каникуллардан соң, интернатта янәдән җанлы тормыш башланды. Ял вакытларында балалар кызыклы фильмнар, мультфильмнар да карарга өлгерә.
-
Чаңгыда 14.01.2023

Көннәр җылыну белән, укучыларыбыз чаңгы юлы салды.Физкультура дәресендә саф һавада - чаңгыда шуып үзләренә көч һәм энергия алар. Укытучылары Алсу Рәскать кызы Хәррасова.















