Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Химия фәненнән "Олимпка юл" призерлары 13.01.2023

«Олимпка юл» республика олимпиадасында химия фәненнән гимназиябезнең 8В сыйныф укучысы Румил Хаҗиев, 11В сыйныф укучысы Әмирсалих Анамов призер булдылар! Укытучылары Рузилә Илдар кызы Гарипова. Котлыйбыз!
-
Күргәзмә 12.01.2023

2023 ел -Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы!
2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы!
Шул уңайдан, китапханәбездә китап күргәзмәләре оештырылды. -
Конкурска әзерлек 12.01.2023

Гимназиябезнең иң актив сыйныфы "Дус сыйныф серләре" конкурсында катнашырга әзерләнә. Иртәгә "Яшьлек"тә район конкурсында очрашуга кадәр!
-
"Ел укытучысы-2023" 11.01.2023

"Ел укытучысы-2023" конкурсының район этабында катнашучы укытучыларыбыз: башлангыч сыйныфлар укытучысы – 3Б сыйныфы класс җитәкчесе Айгөл Данис кызы Зиннуровага, инглиз һәм төрек теле укытучысы – 5В сыйныфы класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темелга, география укытучысы – 11В сыйныфы класс җитәкчесе Рөстәм Уел улы Фәйзуллинга һөнәри осталык бәйгесендә уңышлар телибез. Хәерле сәгатьтә!
-
Котлыйбыз! 09.01.2023

Көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә Минзәләдә узган районара турнирда гимназиябезнең яшь көрәшчесе Әмир Сираев үз авырлыгында 2 урын яулады! Тренеры - әтисе Раил Сираев. Молодец, Әмир!
-
Будьте внимательны и осторожны! 09.01.2023

Минобрнауки РТ напоминает, что уроки могут быть отменены: в начальных классах сельских школ - при минус 23 градусах, в начальных классах городских школ и 5-9 классах сельских школ - минус 25, в 5-9 классах городских школ - минус 27 градусов, в 10-11 классах сельских школ - 30 градусах мороза, в 10-11 классах городских школ - минус 32 градусах.
Кроме того, занятия по физкультуре в зимний период на открытом воздухе, согласно санитарным нормам и правилам, допускаются для учеников младших классов лишь при температуре воздуха не ниже трех градусов мороза и скорости ветра не более 6-10 метров в секунду, для старшеклассников - не ниже минус 10 градусов и ветре не сильнее 6-10 метров в секунду.
Одновременно с этим Министерство образования и науки РТ рекомендует приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 градусов и ниже.
Руководителям органов управления образования и образовательных организаций РТ рекомендовано в период сильных морозов также усилить контроль за работой систем теплоснабжения. -
“Сферум”да видеодәресләр 09.01.2023

Гимназиябездә "Сферум" мәгълүмат-коммуникация белем бирү платформасын 2022 елда актив куллана башлаган идек. "Сферум" үз эченә видеосервис, мессенджер, чатлар һәм мәктәп яңалыклары лентасын ала. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән эшләүдә әлеге сервис безнең өчен бик уңайлы. Платформа "ВКонтакте" социаль челтәре технологияләренә нигезләнгән, ә цифрлы инфраструктураны "Ростелеком" тәэмин итә.
Яңа елдан без аның мөмкинлекләрен тагын бер кат сынап карадык! Укучыларны дистанцион укутуда да ярдәмгә килде ул безгә.
Салкын булу сәбәпле, бүген укытучыларыбыз дәресләрне “Сферум” ярдәмендә видеодәрес форматында үткәрә. Укучылар белән дәрес материалларын уртаклашалар, мәктәп чатларында аралашалар.
Укучыларга платформа уку материалларын карарга һәм үзләштерергә, өй эшен җибәрергә, расписаниене тикшерергә һәм чатларда аралашырга мөмкинлек бирә. -
Котлыйбыз! 05.01.2023

Кыш Бабай призына узган волейбол турнирында гимназиябезнең 2008-2009 елгы егетләр командасы 2 урын яулады. Молодцы!
-
Яңа ел ялларында актив ял! 05.01.2023

Чаңгыда шуарга яратучылар арасында узган район чаңгы ярышында гимназиябез укытучылары да сынатмады. Химия укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова - 1, башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова 2 урын алды. Котлыйбыз!
-
Очрашу 05.01.2023

Яңа ел каникуллары гимназиябездә истәлекле вакыйгаларга бай була. Шуларның иң күңеллесе - гимназиябезне тәмамлаган укучыларның кунакка кайтуы.
Мәскәүдә укучы 1 курс студенты Лиана Айнур кызы Мөхәммәтованы да сөенеп каршы алдык. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева белән очрашканнан соң, сәнгатьләр тарихын өйрәнүче кызыбыз Лиана тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина, дөнья сәнгатеннән олимпиадага әзерләнүче укучылар белән очрашты. Үзе уку барышында өйрәнгән яңалыклары, уңышлары белән уртаклашты.















