Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Атналык дүшәмбе линейкасы 23.01.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы, гадәттәгечә, дәүләт флагларын кертүдән башланды. Уку, тәрбия, һәр төр юнәлештәге конкурслар, ярышлар, Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабы, укытучыларыбызның һөнәри бәйгеләре, укучыларыбызның проект эшләре – өченче чирек шулай тынгысыз, киеренке уза бездә. Һәм без шул эш ритмына ияләнгән дә инде!
Атналык линейкада узган атнага нәтиҗә ясап, яңалыкларны белешеп, һәр кайсыбыз гимназиябезнең эш-уку мохитенә кереп чумдык. Һәр көн яңалыкларга бай, кабатланмас уза бездә.
Линейка барышында да үзебезнең традицияләрне саклыйбыз. Узган атнада дежур торган 5б сыйныфы хисап тотканнан соң, кизү торуны 5а сыйныфы кабул итеп алды. Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында, спорт ярышларында җиңүчеләрне дә хөрмәтләдек. -
Раязны котлыйбыз! 23.01.2023

Йөзүче егетебез – 5В сыйныф укучысы Раяз Маликов та районыбызның “Дулкын” бассейнында максатчан шөгыльләнә. Район ярышларында үз яшьтәшләре арасында һәрчак беренче ул! Яңа ел турнирында да район йөзү ярышында 1 урын яулады. Молодец, Раяз!
-
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика олимпиададасы призеры 21.01.2023

Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча республика олимпиададасының йомгаклау этабында гимназиябезнең 11А сыйныф укучысы Миләүшә Фәйзуллина призер булды. Укытучысы – Марат Илсур улы Гыйльметдинов. Котлыйбыз!
-
"Могҗизалар кыры" 21.01.2023

Интернатыбызда яшәүче балалар белән моң алиһәсе Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Могҗизалар кыры" уены узды. Суперфиналда Гәрәев Айбулат жиңүче булды. Котлыйбыз! Тәрбияче - Шәрифуллина Алия Вил кызы.
-
Технология дәресендә 20.01.2023

5В сыйныф кызлары технология дәресендә шоколадлы панкейк пешерде. "pancake" pan- сковорода, а cake-пирог дигән сүз. Табада пирог пешерүче кызларыбызга аш-су серләренә төшенүдә уңышлар телибез!
-
Китап күргәзмәсе 20.01.2023

20 гыйнвар -Татарстан Республикасының беренче Президенты , РФ Хезмәт Каһарманы, Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены кавалеры Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 86 яшь! Шул уңайдан китапханәбездә китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Инглиз теленнән онлайн дәрес 20.01.2023

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучылары инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә. Бүген алар белән онлайн-дәрестә гимназиябездә эшләгән инглиз теле укытучысы - хәзер Мисырда яшәүче Рамил Марат улы Гарипов.
-
Редколлегия утырышы 20.01.2023

Юлай Низаев белән берлектә "Ак җилкән" гимназия газетасының тәүге редколлегия утырышы узды.
-
Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне 20.01.2023

Гимназиябезнең “Адымнар” комплексын XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек зәвыклы, заманча төзүдә зур булышлык күрсәтүче, гимназия биналары арасында җылы күчү юлы төзүдә дә ярдәм итүче, һәр эш-гамәле, яшәү рәвеше, зирәк Кеше, Шәхес булуы белән дә безгә һәрчак үрнәк булучы - милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе,Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең бүген туган көне!
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә сәламәт булып, балаларыгызның, оныкларның игелеген күреп, милләтебезнең горурлыгы булып, дәрәҗәле гомер кичерергә язсын! -
Очрашу 19.01.2023

Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе районда эшләүче вәкилләр һәм филиаллар аша, һәр елны, мәктәпне тәмамлаучыларга юридик белем бирүче уку йортларына керергә булыша. Россия Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Самара шәһәрендәге юридик институты җәза үтәтү системасында режим һәм күзәтчелек оештыру белгечләре әзерли. Псковтагы институтта җәза үтәтү инспекцияләренең эшчәнлеген оештыру, Владимирдагы институтта җәза үтәтү системасында оператив эзләнү эшчәнлеге белгечлеге буенча белем бирәләр.
Бүген шундый очрашуларның берсе гимназиябездә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар белән узды.















