Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Космонавтика көне белән, дуслар! 12.04.2023

Гимназиябезнең 1А сыйныф укучысы Эльвира Измайлова безгә үзенең бик матур фотоларын җибәргән. Язгы каникул көннәрендә әти-әнисе белән Татарстан Республикасы Милли музеена барган ул. Бик ошаткан. Сезгә дә тәкъдим итә. Казанга барганда керергә онытмассыз бит!
-
Котлыйбыз! 12.04.2023

Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясендә катнашып, гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы дипломант булды. Җитәкчесе – Хәева-Хәмитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызы.
-
Инглиз теле атналыгы 12.04.2023

Инглиз теле атналыгы кысаларында, 11 сыйныф укучылары инглиз телендә телдән имтихан биреп карады.
-
Футболда 11.04.2023

Язгы кояш интернатта яшәүче балаларны урамга чакыра. Футбол яратучы егетләргә менә дигән көн!
-
Хәрби җыен 11.04.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә - “Патриот” республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек үзәгендә 5 көнлек хәрби әзерлек курсларында. Алар биредә коралдан атарга, стройда йөрергә өйрәнәләр. Тактик өйрәнүләр һәм инженерлык күнекмәләре дә уку планына кертелгән.
Җыен мәктәп программасы кысаларында үткәрелә. Барлык укучылар да роталарга бүленгән, аларга командирлар билгеләнгән.
Коралдан атарга өйрәнү программасы вакытында укучылар Казан танк училищесы полигонына чыгалар, анда Калашников автоматыннан атарга өйрәнәләр. Укучылар казарма тибындагы бүлмәләрдә яши. -
2А сыйныфы яңалыклары 11.04.2023

2А классы укучылары бик теләп проект эшләре белән шөгыльләнәләр. Сыйныф җитәкчесе Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова.
-
"Буыннар бәйләнеше" 11.04.2023

3А сыйныфы укучысы Румия Имамова бабасы, әтисе белән "Буыннар бәйләнеше" республика шахмат турнирында катнаша. 2 этапны уңышлы узып, 1 урын яулады алар. Молодцы!
-
"Своя игра" 11.04.2023

11 сыйныфлар арасында "Своя игра" уены.
-
Инглиз теле атналыгы 11.04.2023

10 сыйныф укучылары мәкальләрнең аңлатмасын чагылдырып, рәсемнәрдән бик матур күргәзмә эшләделәр!
-
Котлыйбыз! 11.04.2023

4А класс укучысы Вәлиев Юныс Яшь музыкантларның XVII республика конкурсында катнашып, фортепиано номинациясе буенча, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Молодец, Юныс!
















