Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Инглиз теле атналыгы 10.04.2023

Бүген 5 класслар арасында квест узды.
-
Инглиз теле атналыгы 10.04.2023

4 класслар инглиз теленнән белемнәрен сынап карады, атналык кысаларында, диктант язды алар.
-
"Сәламәт яшәү рәвеше" 10.04.2023

Интернат балаларының тормышы кызыклы чаралар белән үрелеп бара. Үзәк китапханә белгечләре белән берлектә үткәрелгән "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән чара да бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч узды.
-
"Движение первых - Беренчеләр хәрәкәте" 10.04.2023

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы варислары Биккимова Камилә, Хафизова Эвелина, Әдиятуллина Эделина, Хөҗҗәтова Камилә, Бәширов Ильяс, Зәйдуллин Искәндәр, Сафин Данияр Казанда "Движение первых - Беренчеләр хәрәкәте" республика форумында катнашачак. Беренчеләргә уңышлар, имин юллар телибез!
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 10.04.2023

Бүген – 10 апрель көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Космонавтика көненә багышланды. Класс сәгате барлык сыйныфларда да "Космонавтика көне. Без беренче!" дип аталды. Балалар танылган космонавтлар, Кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары һәм Россиянең оборона сәләте, иминлек һәм халыкара хезмәттәшлек турында мөһим яңалыклар белән таныштылар.
-
Инглиз теле атналыгы 10.04.2023

Укучыларыбыз! Инглиз теле атналыгында катнашып, үз белемнәрегезне сынап карагыз! Бик күңелле булачак!
-
Атналык дүшәмбе линейкасы 10.04.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертүдән башланды.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
Сөенечле яңалык - 10 сыйныф ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең ярымфиналында җиңү яулады!
Бу атнада гимназиябездә инглиз теле атналыгы.
“Иң матур сыерчык оясы” конкурсына да йомгак ясалачак.
1-8 сыйныфлар театр конкурсына әзерләнә.
Яшь язучыларыбыз “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашты, укучыларыбыз сертификат белән бүләкләнде. -
Тоталь диктант 08.04.2023

Гимназиябездә 8 апрель көнне Халыкара «Тоталь диктант» мәгърифәтчелек акциясе узды.
Инде егерменче тапкыр узучы диктантта катнашучылар үзләренең дөрес яза белү күнекмәләрен тикшерде һәм заманча рус әдәбияты белән танышты. Бу юлы диктант өчен текстны язучы Василий Авченко әзерләгән. Текст рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгыш тикшерүчесе Владимир Арсеньвка багышланган. -
"Тату сыйныф серләре" 08.04.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең ярымфиналында җиңү яулады. Унынчыларны котлыйбыз! Республика финалында да уңышлар телибез!
-
Өмә 08.04.2023

Без бүген өмәдә. Гимназия һәм "Бүләк" укыту-ял үзәгендә тырмалау, буяу, агачларны агарту эшләрен башкардык. Агач төпләрен, чәчәклекләрне казыдык.















