Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Театр атналыгы 19.04.2023

Театр атналыгына кушылып, 5А сыйныфы (класс җитәкчесе Рузилә Илдар кызы Гарипова) Фәнис Яруллинның "Баз бакасы" әсәрен тәкъдим итте.
-
Театрларның смотр-бәйгесендә 19.04.2023

Театрларның смотр-бәйгесендә гимназиябезнең 2Б сыйныф укучылары класс җитәкчесе Светлана Риф кызы Шәйхуллина язган "Каен яфрагы сәяхәте" спектаклен тәкъдим итте.
-
Театр атналыгы 19.04.2023

Театр атналыгы дәвам итә. Гимназиябезнең 2В сыйныф укучылары(класс җитәкчесе Чулпан Ринат кызы Мингалимова) Абдулла Алишның " Койрыклар" әкиятен сәхнәгә куйды.
-
Алабуга шәһәрендә 19.04.2023

Гимназиябезнең Тәрбия рейтингында I яртыеллык йомгаклары буенча I урын алган 5А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Рузилә Илдар кызы Гарипова белән, 18 апрель көнне Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардылар. Республикабызның иң борынгы шәһәрләрнең берсе булган Алабугага сәяхәт укучыларда горурлык, соклану хисләре тудырды һәм онытылмаслык тойгылар калдырды. Көн буена рәхәтләнеп ял итте алар.
Гимназия юл чыгымнарын күтәрсә, музей-киноларга керүне ата-аналар оештырды.
Экскурсовод ярдәмендә шәһәр белән танышты алар. Шәһәрдә 180 нән артык тарихи кыйммәткә ия булган бина сакланган. Аларның күбесе федераль әһәмияткә ия.
В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Кафеда сыйланып, экскурсиядән алган тәэсирләрен уртаклашырга да вакыт таптылар алар. Истәлеккә фотога да төштеләр. -
"Тукайлы халык" китап күргәзмәсе 19.04.2023

Апрель ае - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай китапларын уку ае. Шул уңайдан, китапханәбездә "Без -Тукайлы халык" китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
Геометриядән имтихан 19.04.2023

7Б сыйныф укучылары геометриядән телдән имтихан тапшыра.
-
Габдулла Тукай шигырьләре 18.04.2023

Беренчеләребез, Габдулла Тукай шигырьләрен туплап, бик матур театраль тамаша әзерләгәннәр иде.
-
Театрлар смотр-бәйгесендә 18.04.2023

Гимназиябезнең театрлар смотр-бәйгесенә алтынчылар да актив кушылды. 6Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Резеда Рифкать кызы Шәехова)
Зөлфия Гаффарованың "Әбиләрдә кунакта!" әсәрен сәхнәләштерде. -
ГИМНАЗИЯБЕЗДӘ – ТЕАТР АТНАЛЫГЫ 18.04.2023

Атналыкка 5Б һәм 5В сыйныфы укучылары старт бирде. 5Б сыйныфы укучылары(класс җитәкчесе Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева) татар халык әкияте “Алтын алмалар”ны сәхнәгә куйса, 5В сыйныфы(класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темел) Илгиз Зәйниев әкияте буенча куелган “Урман club” мюзиклын тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 18.04.2023

Укучыларның һәм укытучыларның районара "Тел – күңел көзгесе" фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 2А сыйныф укучысы Ясминә Мөхәммәтова - "Туган телдә җырлар", 2Б сыйныф укучысы Рөстәм Шәйхразыев “Тел турында автор шигыре” юнәлешендә лауреат булдылар. Укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина.















