Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Педагогик киңәшмә 30.03.2023

Гимназиябездә III чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә узды.
Киңәшмәдә гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә анализ ясап, олимпиада хәрәкәтендә, сәнгать, спорт өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче укучы һәм укытучыларга рәхмәт белдерде. Алда торган бурычларга, федераль дәүләт мәгариф стандартларына кертелүче үзгәрешләргә, яңа уку елы өчен кирәкле дәреслекләргә тукталды. Белем бирү барышында сферум, онлайн платформаларда укучылар белән актив һәм индивидуаль эшләргә, яңа алымнарны кулланганда грантларда актив катнашырга чакырды.
"Мәскәү электрон мәктәбе" платформасына күчүдә барлык әзерлек эшләрен гимназиябез республикада беренче булып тәмамлады. Ата-аналар өчен вебинар 5 апрель көнне 19.00 сәгатьтә узачак.
Киңәшмәдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Римма Гранит кызы Баһаветдинова – өлгереш сыйфаты, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова – олимпиада нәтиҗәләре, тәрбия эшләре буенча урынбасар Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлек буенча чыгыш ясады. -
Район семинарында 30.03.2023

Гимназиябезнең Әтиләр советы җитәкчесе Булат Шәйхразыев Пучыда узучы район семинарында катнаша.
-
Өмә
30.03.2023
Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән, гимназиябездә язгы санитар-чистарту эшләре башланды. Бүген дә бердәм рәвештә беренче язгы өмәдә катнаштык. Тирә-якны кардан арындырып, каралып яткан кар-боз өемнәрен тараттык. Кар астыннан чыккан чүп-чарны да җыйдык. Биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистарттык, үз территориябездә тәртип булдыруга өлеш керттек.
Күмәк эш – беткән эш, диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, көннәр ныклап җылытуга, өмәләр тагын дәвам итәчәк әле. -
Геологтан мастер-класс 29.03.2023

Гимназиябезнең яшь геологлары - 8-10 сыйныф укучылары Яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасына әзерләнә.Әлмәт шәһәреннән килгән геолог Рөстәм Сөләйманов бүген аларга мастер-класс үткәрде.
-
“Без бергә!” фестивалендә 29.03.2023

Гимназиябезнең “Ак нур” вокал ансамбле “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең Чаллыда узган зона турында чыгыш ясады. Ансамбль җитәкчесе Әлфинә Фирдинас кызы Фәйзуллина.
-
Безнең күргәзмә 29.03.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы. Китапханәбездә "Укытучыларга ярдәмлекләр!" китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
Игътибар! Яңа бәйге! 28.03.2023

Кадерле, дуслар! Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! Әлеге бәйге балалар, оныклар белән каникул көннәрен тагын да истәлекле итеп үткәрергә менә дигән мөмкинлек! Конкурста балалар да, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да катнаша ала.
“Минем яраткан укытучым!”, “Мәктәп: без укыган еллар истәлеге” конкурсларына эшләр 15 майга кадәр гимназиябезнең 306 нчы бүлмәсендә кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 25 майда – гимназиябезнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ясала, җиңүчеләр дә шунда бүләкләнәчәк!
Игътибар! Жанр төрлелеге чикләнмәгән. Сезнең истәлекләр мәкалә рәвешендә дә, хикәя рәвешендә дә, шигъри формада да булырга мөмкин. Фотолар кире кайтарыла (сканерланган рәвештә дә кабул ителә)! Хәерле сәгатьтә! -
"Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" акциясе 27.03.2023

"Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" акциясе кысаларында, интернатыбызда да "Наркотик - ак үлем" дигән темага тәрбия чарасы үтте. Тәрбияче - Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы.
-
Татар халык ашлары 25.03.2023

Интернатта яшәүче укучыларыбыз татар халык ашларын пешерүне дәвам итә! 8 класс кызлары телеңне йотарлык итеп шәңгә пешерделәр. Тәрбиячеләре - Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы.
-
"Нәүрүз" 25.03.2023

Гимназиябездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Нәүрүз" бәйрәме үтте.















