Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Тукай эзләре буйлап" 26.04.2023

Бүген 5 сыйныфлар арасында "Тукай эзләре буйлап" исемле викторина узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыттылар. Көч сынашуда дуслык җиңде.
-
"Тукай шәкертләре!" район шигырь бәйрәмендә 26.04.2023

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы варислары "Тукай шәкертләре!" район шигырь бәйрәмендә чыгыш ясап, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән халыкара олимпиадада 26.04.2023

Татар теленнән халыкара олимпиадада гимназиябезнең 8А сыйныф укучысы Лиана Шакирова призер булды. Укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Котлыйбыз!
-
"Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә 25.04.2023

Роберт Миңнуллин исемендәге "Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә гимназиябезнең 5 сыйныф укучысы Алия Миргаязова "Шигърияткә адымнар" номинациясендә җиңү яулады! Үзе иҗат иткән "Синең Сөнең" шигыре 3 урынга лаек булды аның. Бәйрәм тантанасында Алияне Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу бүләкләде. Киләчәктә дә шигърият дөньясында уңышлар теләде.
-
"Туган телем – шагыйрьләр теле" 25.04.2023

Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Туган телем – шагыйрьләр теле" төбәк нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашып, гимназиябезнең 6Г сыйныф укучысы Диана Җанҗегетова җиңү яулады – III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова.
-
Чаллы шәһәрендә экскурсиядә 25.04.2023

Гимназиябезнең 8В сыйныф укучылары 24 апрель көнне Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардылар. Шәһәр белән танышу һәм истәлекле урыннарда булу маршрутын укучылар үзләре сайлады.
-Иң элек, "Квеструм"га кердек. Биредә 1 сәгать дәвамында биремнәр үтәдек. Кабатланмас хисләр кичердек.
Аннан соң, "Торговый квартал"да төшке аш ашадык.
"Синема Парк" кинотеатрында "Вызов" фильмын карадык. Төп рольдә уйнаучы актрисаның батырлыгына, көчле рухына, илебезнең нинди бөек, алдынгы булуына сокланып утырдык. Космос, космонавтлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдык, - ди укучылар.
Исегезгә төшерәбез, 8В сыйныф укучылары Тәрбия рейтингында I яртыеллык нәтиҗәләре буенча II урын алып, Чаллы шәһәренә экскурсия белән бүләкләнгән иделәр.
- Экскурсия бик ошады, гимназия дирекциясенә бик зур рәхмәтле без, - ди укучылар да, ата-аналар да, сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева да.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 24.04.2023

4А сыйныф уеучылары "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресендә. “Хезмәт көне. Һөнәрләр дөньясы” темасына бик кызыклы тестлар узды алар.
Укытучылары Илиза Энгель кызы Ахунова. -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 24.04.2023

Бүген – 24 апрель көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Хезмәт көне. Һөнәрләр дөньясы" темасына багышланды.
Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәмнәренең берсе хезмәткә багышлануы аның илебез тормышында зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
Дәрес барышында балалар яраткан шөгыльне ничек табарга һәм иҗади хезмәтнең үзенчәлеге нәрсәдә икәнен белделәр.
6-11 сыйныф укучыларына "Киләчәккә билет" проекты турында сөйләделәр, анда катнашу төрле һөнәрләрне өйрәнергә, үз мөмкинлекләреңне аңларга ярдәм итә.
Әлеге фотода 7А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Алсу Рәскать кызы Хәррасова белән дәрес вакытында. -
Тукай көнен каршылап 22.04.2023

Гимназиябезнең 2А һәм 2Б сыйныф укучылары "Тукай иҗаты - рәсемнәрдә" рәсем конкурсында катнашалар! Уңышлар сезгә, яшь рәссамнарыбыз!
-
БЕЗНЕҢ ТАТУ СЫЙНЫФ - ПРИЗЕР! 20.04.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф ата-аналар комитеты бүген республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең финалында катнашып, призер булды! Сыйныф җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова 1 урынга лаек булды!
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин котлап, җиңүче дипломнары тапшырды!















