Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Ифтар мәҗлесенә көтеп калабыз! 07.04.2023

Укучылар, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр! 13 апрель көнне гимназиябездә авыз ачтыру - ифтар мәҗлесе. Сезне 17.30 сәгатькә көтеп калабыз!
-
Әзерлек 06.04.2023

Җиңү бәйрәменә, парадка әзерлекне башладык!
-
Котлыйбыз! 05.04.2023

Гармунчы егетебез – 4Б сыйныф укучысы Лимар Шакиров үзенең уңышлары белән безне сөендерүен дәвам итә!
Яшь музыкантларның III төбәкара "Моңлы Ык буйлары” бәйге-фестивалендә катнашып, Лимар “Халык уен кораллары” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды! Җитәкчесе - Камалов Флүн Фәнил улы. Молодец, Лимар! -
Һөнәри осталык 05.04.2023

Гимназиябезнең Идарә итү командасы һәм инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева "Мәгариф оешмалары хезмәткәрләре" категориясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грантына дәгъва итә. 4 апрельдә, Казан шәһәрендә узган белән сайлап алу әңгәмәсендә катнашты алар.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 04.04.2023

Гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучыларына бүген Манту пробасы ясалды. Район үзәк хастаханәсе педиатры Латыйпов Илдус Феликс улы, иң элек, балаларның сәламәтлек торышын тикшереп, сулыш алуларын тыңлады. Беренчел тикшерү үткәрелгәннән соң гына, шәфкать туташы Гильванова Ирина Валерьевна балаларга Манту пробасы ясады.
Манту пробасы-организмда туберкулез микобактериясенә антитәнчекләр булу-булмавына тест. Туберкулин вакцина түгел, ул бала организмында специфик антитәнчекләр барлыкка китерми. Россиядә халыкны туберкулезга массакүләм тикшерү өчен Манту пробасы 1965 елдан бирле кулланыла. -
Яңа күргәзмә 04.04.2023

Гимназиябездә Космонавтика көненә багышланган күргәзмә эшли башлады. Рәхим итегез!
-
Өмә дәвам итә 04.04.2023

Гимназиябездә чистарту, төзекләндерү эшләде дәвам итә. Бүген газоннарны тырмаладык, чәчкәлекләрне ачтык.
-
Котлыйбыз! 03.04.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Камилла Мулланурова Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва итү бәйгесенең финалисты булды һәм сертификат белән бүләкләнде.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия ― 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты гамәлгә куйган премия. Әлеге бүләккә тәкъдим ителүченең Язучылар берлеге әгъзасы булмавы һәм конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы шарт. -
Гимназиябездә атналык линейка 03.04.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертүдән башланды. Гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасы президенты – 10 сыйныф укучысы Айнур Гилаев, гадәттәгечә, линейканы гимназиянең сөрәне белән башлап җибәрде.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
Бу атнада гимназиябездә инглиз теле атналыгы. “Иң матур сыерчык оясы” конкурсы башланды. 1-8 сыйныфлар театр конкурсына әзерләнә. Яшь язучыларыбыз “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнаша. -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 03.04.2023

Бүген – 3 апрель көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Җир көне"нә, әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды. Әлеге фотода 8Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Зөлфия Мазгаровна Хафизова белән дәрес вакытында.















