Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Олимпиадалар дәвам итә 15.10.2016

Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры җиңүчеләре билгеле. Район турында катнашып, җиңүгә ирешүләрен телибез. Олимпиадалар дәвам итә.
-
Семинарда катнашу 14.10.2016

Китапханәчебез район семинарында катнашты. Мәктәбебез укытучыларын электрон дәреслекләрнең уңайлы ягы белән таныштырды.
-
Айлык дәвам итә 13.10.2016

"Мәктәп китапханәләре айлыгы" дәвам итә. Алдан бирелгән биремнәргә җаваплар эзләү һәм конкурсларда җиңү өчен укучыларыбыз үз тырышлыкларын куялар.
-
Акциядә катнашу 12.10.2016

Мәктәбебездә "Безнең бүләкне кабул ит, китапханә!" акциясендә катнашу дәвам итә. Чыгарылыш класс укучыларыбыз да үз өлешләрен кертәләр. Ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Рейд уздырылды. 11.10.2016

Укучыларның дәреслек тотуларын белү максатыннан, мәктәптә рейд уздырылды. Дәреслек тышлау, аның чисталыгына күзәтү ясалды.
-
Яраткан укытучым 10.10.2016

"Минем яраткан укытучым" V республикакүләм конкурсының мәктәп турында катнашып, 7 нче класс укучысы Акбулатова Диана Роберт кызының иҗат җимеше район турында катнашу өчен җибәрелде. Аңа уңышлар телибез.
-
Өлкәннәребез 08.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләребез белән очрашу узды. Ул чәө табыны янында бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Наил Муллагали улы Вәлиев, Әфка Муллаян улы Мәрдәновларны мәктәбебезнең директоры Гөлнара Рафаэль кызы Әхметова һәм профсоюз оешмасы җитәкчесе Чулпан Рифгать кызы Шәвәлиева, коллектив исеменнән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Өлкән укытучыларыбыз изге теләкләрен юлладылар.
-
Экскурсия 07.10.2016

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рафаил кызы Исрафилова районыбыз мөгаллимнәре белән Кырлайга экскурсиягә барды. Казанда Х.Вахитның "Туй алдыннан" мелодрамасын каравы белән дә фикер уртаклашты.
-
Хәтер вахтасы узды 06.10.2016

6 нчы октябрьдә район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы мемориал - музее Сугышчан Дан Клубы җитәкчесе М.Ю.Черепанов, Казан шәһәре Яңа Савин районы 38 нче мәктәп укучылары һәм җитәкчеләре Хәтер вахтасы уздырдылар. Аларның төп максаты - районнан сугышка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнарның яуда вафат булуларын, исемнәрен ачыклап, төп документны балаларына яки якын туганнарына тапшыру. Бу чарада мәктәп директоры Г.Р.Ахметова, директор урынбасарлары - Г.М.Сәетова, А.И.Ханнанова катнашты. Мәктәбебез укучылары Раил һәм Фидан Басыйровларның әбиләре - Әнҗәп апа да бу чарага чакырылган иде. Ул да әтисенең документын алу бәхетенә иреште.
-
Иҗади бәйге 04.10.2016

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы республикакүләм "Надо жить честно!" дигән иҗади бәйгенең мәктәп турында җиңеп чыкты һәм иҗат җимеше район турында катнашу өчен җибәрелде. Аңа уңышлар телибез!




