Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Новости Чалманаратской ООШ
Хәтер вахтасы узды
Опубликовано: 06.10.20166 нчы октябрьдә район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы мемориал - музее Сугышчан Дан Клубы җитәкчесе М.Ю.Черепанов, Казан шәһәре Яңа Савин районы 38 нче мәктәп укучылары һәм җитәкчеләре Хәтер вахтасы уздырдылар. Аларның төп максаты - районнан сугышка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнарның яуда вафат булуларын, исемнәрен ачыклап, төп документны балаларына яки якын туганнарына тапшыру. Бу чарада мәктәп директоры Г.Р.Ахметова, директор урынбасарлары - Г.М.Сәетова, А.И.Ханнанова катнашты. Мәктәбебез укучылары Раил һәм Фидан Басыйровларның әбиләре - Әнҗәп апа да бу чарага чакырылган иде. Ул да әтисенең документын алу бәхетенә иреште.
К списку новостей




