Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Һөнәри бәйрәм. 04.10.2016

5-7 нче класс укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова җитәкчелегендә "Укытучылар көне"нә багышланган кичә уздырдылар. Бәйрәмгә гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган лаеклы ялдагы мөгаллимәләр дә чакырылган иде. Алар үзләренең теләкләрен әйттеләр, уңышлар теләделәр.
-
Котлыйбыз! 03.10.2016

Хөрмәтле юбилярыбыз, Әфка Муллаян улы Мәрдәновны 60яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, пар канатлы, оныкларыгызның яраткан дәү әтисе булып озак еллар яшәргә язсын иде. Алтын көзнең иң матур вакытында тугансыз, киләчәк тормышыгыз да шулай булсын иде.
Мәктәбебез коллективы.
-
Шагыйрәгә -90 ел! 03.10.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова язучы, шагыйрә С.Сөләйманованың тормыш юлы, иҗат үзенчәлекләре белән таныштырды. Шагыйрә исемендәге премия лауреатларының исемнәрен әйтеп узды. Әсәрләре искә төшерелде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

Өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлыклар телибез.
-
Ярминкә 01.10.2016

Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә мәктәбебез активлык күрсәтте. Бакчада җитештерелгән яшелчәләрне бик теләп алдылар.
-
Яңа китаплар 30.09.2016

Китапханәгә кайткан яңа китаплардан күргәзмә оештырылды. Укучылар белән сөйләшү уздырылды.
-
Әдәби китаплар тапшыру 30.09.2016

Укытучылар, чыгарылыш класс һәм хәзер мәктәптә укучылар китапханәгә үзләренең әдәби китапларын тапшырдылар. Актив катнашучыларның исемнәре әйтелде. Тапшыру дәвам итә.
-
Белем сыйфатын тикшерү 30.09.2016

Бүген 5 нче класс укучылары рус теленнән диагностик тест эшен башкардылар. Әлеге тест укучыларның башлангыч мәктәпне тәмамлап, төп мәктәпкә күчкән вакытта белем сыйфатын тикшерү өчен уздырыла. Шундый биремне 28 нче сентябрь көнне математикадан эшләгәннәр иде.
-
Табигать кочагына чыктык 28.09.2016

Башлангыч класс укучылары көзге табигать матурлыгы белән якыннан танышу өчен экскурсиягә чыктылыр. Үзгәрешләрне күзәтү, төрле уеннар белән үрелеп барды. Укучылар укытучылары Дилүсә һәм Чулпан апаларына рәхмәт белдерделәр.
-
Миләш җыяр вакыт 28.09.2016

Укучыларыбыз дару үләннәрен җыюда активлык күрсәтәләр. Бүген миләш җыюда һәркем, калышмаска тырышып, үз өлешләрен кертәләр. Хөсниярова Зөлфия - миләшне иң күп тапшыручы.




