Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

1 нче сентябрь көнне мәктәптә Белем бәйрәме уздырылды. Укучыларны котларга "Наратлы" ҖЧҖ директоры Ф.А.Бариев, авыл җирлеге баәлыгы К.С.Әхметов килгәннәр иде. Алар укучыларга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Мәктәп Сабан туе 30.05.2016

Бүген мәктәбебездә Сабан туе уздырылды. Укучылар төрле ярышларда актив катнаштылыр. Беркем дә бүләксез һәм җиңүче булмыйча калмады. Һәркем бәйрәмнән канәгать калды.
-
Соңгы звонок 25.05.2016

9 нчы класс укучыларының канат ныгыткан яраткан мәктәбендәге моңсу да, шатлыклы да әлеге бәйрәм зур әзерлек белән узды. Күңел түрләрендә йөрткән рәхмәт хисләрен җыр һәм шигъри юллар аша да җиткерделәр. Аларга зур уңышлар телибез.
-
Халыкара Гаилә көне 17.05.2016

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"=""> 5-6 нчы сыйныф уккучылары һәм аларның ата-аналары белән Халыкара Гаилә көненә багышланган кичә уздырылды. Укучылар нәсел шәҗәрәләрен белү һәм әти-әниләрен Гаилә көне белән котлау һәм иҗади эшләр башкаруда көч сынаштылар
-
Кызыклы очрашу 16.05.2016

Минзәлә педагогоия көллияте вәкиле Хәйруллина Илгизә Мофаздал кызы 9нчы сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Ул көллияттәге уку тәртипләре, бүлекләре белән таныштырды һәм үзләренә укырга чакырды
-
16.05.2016

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гайсин Руслан Рәмзис улы, укучылар арасында район күләмендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырылган Җәйге спартакиадада катнашып, озынлыкка сикерүдә III урын алуга иреште. Укытучысы Гыйльметдинов Марат Флүс улы. Аларга тагын да зуррак уңышлар телибез
-
16.05.2016

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хөсниярова Зөлфия Айдар кызы, укучылар арасында район күләмендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырылган Җәйге спартакиадада катнашып, озынлыкка сикерүдә I урын алуга иреште. Укытучысы Гыйльметдинов Марат Флүс улы. Аларга тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
08.05.2016

Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан укучыларыбыз һәйкәлгә венок куйдылар һәм тыл ветераннары хөрмәтенә монтаж белән чыгыш ясадылар, концерт куйдылар. “Безнең кадерле ветеран” Республика хәйрия акциясе кысаларында тыл ветераннары турында альбом эшләп, район этабына җибәрделәр.
-
07.05.2016

“Шахмат – тормыш көзгесе” дигән район бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Акбулатова Диана “Тормыш чәчәкләре” дигән рәсеме белән җиңүгә иреште һәм Мактау грамотасы, кыйммәтле бүләккә лаек булды. Иҗади эшендә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
05.05.2016

«Сәләткә нур булган йолдызлар» – язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче ачык әдәби бәйгенең «Тукайга хат» темасына эссе номинациясендә катнашып, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гайсина Ләйсән I урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.




