Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2016

Мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Ханнанова "Гаиләдәге каршылыклар һәм аларны чишү юллары" темасына чыгыш ясады. Ата-аналар "Уңышка юл" программасына нигезләп үткәрелгән третингта теләп катнаштылар. Укыту-тәрбия эшләре белән директор урынбасары Г.М.Сәетова фәннәрдән уздырылган чиреклек язма эшләрнең нәтиҗәсе белән таныштырды. Мәктәп директоры Г.Р.Әхметова алда торган бурычларга тукталды. Җыелыш калсс җитәкчеләре белән сөйләшү рәвешендә дәвам итте.
-
Олимпиадага әзерлек дәвам итә 08.11.2016

Инглиз теленнән олимпиадага әзерлек дәвам итә. Дәрестән соң биремнәргә җаваплар эзләнә, аудиоязма тыңлана. Дианага уңыш телибез.
-
Олимпиадага әзерлек 07.11.2016

Дәрестән соң математикадан олимпиадага әзерлек дәвам итә. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

3 нче ноябрь көнне педагогик киңәшмә уздырылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.С.Галимҗанова "Психологический комфорт в школе - важное условие повышения качества образования и воспитания" дигән темага методик доклад укыды. I чиреккә нәтиҗә ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде.
-
Сынап карау имтиханы 02.11.2016

1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә 9 нчы класс укучылары рус теле, математикадан сынап карау имтиханы бирделәр. Аларга уңышлар телибез.
-
Китапханә белән танышу 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне укытучыбыз Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары район үзәгендә күңелле сәяхәттә булдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу вакытында аларның эшчәнлеге белән таныштылар, әкиятләргә багышланган әдәби уенда катнаштылар. ачык йөз белән каршылаган апаларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр.
-
Музейга сәяхәт 02.11.2016

2 нче ноябрьдә сәяхәт маршруты музей белән танышу белән дәвам итте. Музейда тупланган һәр мәгълүмат белән җентекләп таныштылар. Музей хезмәткәрләренең дә балаларга җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Лачын" боз-спорт сарае 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне сәяхәт "Лачын" боз-спорт сараенда дәвам итте. Бирегә беренче тапкыр килгән укучылар да шуып карадылар, ә белгәннәре аларга ярдәм иттеләр. Укучылар канәгать калдылар һәм хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр.
-
"Җиңү" паркы белән танышу 02.11.2016

Район үзәгенә сәяхәтләре "Җиңү" паркында булу белән төгәлләнде. Укучылар туган авылларыннан ничә кешенең Бөек Ватан сугышына китүе һәм күпмесенең ятып калуы белән якыннан таныштылар. Һәр урында булып, яңа мәгълүматлар алдылар. Көзге каникулның бер көнен әнә шулай файдалы итеп уздырулары өчен, экскурсияне оештыручы укытучылары Ә.Р.Исрафиловага һәм мәктәп директоры Г.Р.Әхметова рәхмәтләрен әйттеләр.
-
Татар теленнән БДИ. 29.10.2016

IX класс укучылары татар теленнән БДИ биремнәре эшләп карадылар. БРТ тапшыру өчен ни дәрәҗәдә әзер булуларына нәтиҗә ясадылар.




