Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
“Мин иң зирәк укучы” бәйгесенең нәтиҗәләре. 24.10.2016

Төрле фәннәрдән кызыклы сорауларны үз эченә алган “Мин иң зирәк укучы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. I- IV класс укучылары арасында А.Хәбирова, Н.Кашапова, С.Камалетдинов, К.Әхмәтхуҗин, З.Гәрәев; V – IXкласслардан Д.Насертдинова, А.Манихова, Д.Акбулатовалар мактаулы I – III урыннарга ия булдылар.
-
Куркынычсыз интернет 22.10.2016

5-9 нчы класс укучылары белән информатика укытучысы Гөлназ Сәгыйрь кызы Варина "Куркынычсыз интернет" темасына әңгәмә үткәрде. Интернеттан файдалану тәртибе дә искә төшерелде.
-
Уңыш бәйрәме 21.10.2016

. Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова кызыклы программа әзерләгән иде. Укучыларның 3 командасы да активлык күрсәттеләр. Уеннарда да сынатмадылар. Катнашкан һәркемгә башка ярышларда да уңышлар телибез.
-
Боларны белү кызыклы 20.10.2016

Мәктәп китапханәләре айлыгында Башлангыч класс укучылары белән "Боларны белү кызыклы" дигән бәйге уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын сынадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Математик карусель 19.10.2016

5-6 нчы класс укучылары өчен оештырылган "Математик карусель" мәсьәләләр чишү бәйгесендә И.В.Имамов, Д.Р.Насертдинова, Р.Р.Гайсиннар катнашты. Алар 6 нчы урын алдылар. Укытучылары - Э.Х.Садыйкова. Киләчәктә бу өлкәдә белемнәрен арттырырлар дип ышанабыз.
-
Яшь белгечкә ярдәм 18.10.2016

Актаныш 2 нче санлы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Римма Александр кызы, остаз буларак, инглиз теле укытучысы Ханнанова Алия Илнур кызына методик ярдәм күрсәтү өчен килде. Караган 2 дәресенә дә уңай бәя бирде. укытучы - остазга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тапкырлар иртәсе 17.10.2016

Башлангыч класс укучылары белән "Тапкырлар иртәсе" уздырылды. Камалетдинов Самат, Булатов Нәфкәт, Хәбирова Айзиләләр аеруча активлык күрсәттеләр.
-
Олимпиадалар дәвам итә 15.10.2016

Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры җиңүчеләре билгеле. Район турында катнашып, җиңүгә ирешүләрен телибез. Олимпиадалар дәвам итә.
-
Семинарда катнашу 14.10.2016

Китапханәчебез район семинарында катнашты. Мәктәбебез укытучыларын электрон дәреслекләрнең уңайлы ягы белән таныштырды.
-
Айлык дәвам итә 13.10.2016

"Мәктәп китапханәләре айлыгы" дәвам итә. Алдан бирелгән биремнәргә җаваплар эзләү һәм конкурсларда җиңү өчен укучыларыбыз үз тырышлыкларын куялар.




