Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
18.04.2016

Татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан V-VI класс укучылары арасында шагыйрь әсәрләренәиллюстрация ясау конкурсы уздырылды. Д.Насертдинова, Д.Акбулатова, Ф.Басыров, С.Имамовлар призлы урынга чыктылар. Җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Өмә 16.04.2016

16 нчы апрель көнне мәктәбебез территориясен җыештыруда һәр укучы теләп катнашты. Бергәләп эшләгәч, авырлык сизелми шул.
-
16.04.2016

Мәктәбебездә татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмзсе оештырылды. Бөек шәхесебезнең күренекле датасы уңаеннан төрле конкурслар игълан ителде.
-
16.04.2016

"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы” темасына уздырылган I районкүләм иншалар бәйгесендә катнашып, IX сыйныф укучысы Гайсина Ләйсән Салават кызы II урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез.
-
Сочинение конкурсы 15.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә, музыкада" дип исемләнгән сочинение конкурсы игълан ителеп, конкурсның 1 нче этабында җиңү яулаган 9 нчы класс укучысы Гайсина Ләйсәннең эше район этабына җибәрелде. Аңа уңышлар телибез.
-
Макет конкурсы 14.04.2016

Башлангыч класс укучылары арасында Космонавтика көненә багышланган ракета моделенә конкурс игълан ителде. Укучылар үзләренең проектлары буенча мастер-класс үткәрделәр.
-
Ату ярышы 13.04.2016

13 нче апрель көнне мәгариф бүлеге планы нигезендә Космонавтика көненә багышлап, пневматик мылтыктан ату ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар.
-
05.04.2016

4 март көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында эшлекле сөйләшү узды. Җыелышта уздырылган ОГЭ нәтиҗәләре һәм имтиханнарга алга таба әзерлекне оештыру турында уртага салып сөйләшенде. Укучылар да, ата-аналар да имтиханнарның ни дәрәҗәдә җитди икәнлегенә тагын бер кат инандылар һәм балаларны әзерләүдә укытучылар белән бергә эшләргә ышандырдылар.
-
Халыкара балалар китабы көне 05.04.2016

2 нче апрель - Халыкара балалар китабы көненә багышлап, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче Исрафилова Ә.Р. укучылар белән чара уздырды. Укучыларга мероприятие бик ошады.
-
01.04.2016

30 нчы март көнне Актанышта район хакимияте призына татар-башкорт көрәше оештырылды. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Исламов Рәдис уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә аңа уңышлар телибез.




