Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Әниләр бәйрәме 30.11.2016

Башлангыч класс укучылары әниләрен бәйрәмгә чакырдылар. Укытучылары Чулпан һәм Дилүсә апалары кызыклы программа әзерләгәннәр иде. Укучылар бик актив булдылар һәм кадерле әниләре канәгать булуларын белдерделәр.
-
Ата-аналар укуы 28.11.2016

"Уңышка юл" программасы нигезендә 5-7 нче класс укучыларының ата-аналары белән педагогик уку оештырылды. Ата-аналар үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Бәйрәмегез белән, әниләр! 28.11.2016

26 нчы ноябрь - Әниләр көне. Бу көнне укучыларыбыз Чалманарат мәдәният йортында уздырылган "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм концертында катнаштылар.
-
Баскетбол ярышы 25.11.2016

25 нче ноябрь көнне район үзәгендә “КЭС-БАСКЕТ” егетләр командалары арасында уздырылган баскетбол ярышында катнашып, мәктәп командасы 5 нче урын алды. 7нче класстан Ф.Басыйров, Ф.Гәрәев, С.Имамов, 8 нче класстан Ш.Булатов, А.Гайсин, И.Локмановлар уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Биологиядән олимпиада 23.11.2016

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Д.Р.Акбулатова биологиядән уздырылган олимпиаданың район турында катнашты. Аңа уңыш телибез.
-
Гаиләм җылысы 22.11.2016

5 нче, 6 нчы, 8 нче класс укучыларының гаиләләре белән "Гаиләм җылысы" дигән темада кичә уздырылды. Класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова программаны мавыктыргыч итеп төзегән иде. Кичә чәй табыны янында дәвам итте. Һәр гаилә үз рәхмәтләрен әйттеләр.
-
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр 22.11.2016

22 нче ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Бу вакыйгага багышлап, мәктәптә күргәзмә оештырылды һәм укучыларны сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру оештырылды.
-
Инглиз теленнән мониторинг 22.11.2016

22 нче ноябрь көнне 4 нче, 6 нчы, 8нче класс укучылары инглиз теленнән мониторинг биремнәрен эшләделәр.
45 минутта үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Туган көн 21.11.2016

5-7 нче класс укучылары белән "Туган көн" кичәсе уздырылды. Соңыннан һәр укучыга котлау открыткалары тапшырылды.
-
Галим, язучы 19.11.2016

Рус галиме, язучы Михаила Васильевич Ломоносовның тууына 305 ел тулуга багышланган викторина уздырылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.С.Галимҗанова укучыларда кызыксыну уятырлык сораулар әзерләгән иде.




