Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
08.05.2016

Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан укучыларыбыз һәйкәлгә венок куйдылар һәм тыл ветераннары хөрмәтенә монтаж белән чыгыш ясадылар, концерт куйдылар. “Безнең кадерле ветеран” Республика хәйрия акциясе кысаларында тыл ветераннары турында альбом эшләп, район этабына җибәрделәр.
-
07.05.2016

“Шахмат – тормыш көзгесе” дигән район бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Акбулатова Диана “Тормыш чәчәкләре” дигән рәсеме белән җиңүгә иреште һәм Мактау грамотасы, кыйммәтле бүләккә лаек булды. Иҗади эшендә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
05.05.2016

«Сәләткә нур булган йолдызлар» – язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче ачык әдәби бәйгенең «Тукайга хат» темасына эссе номинациясендә катнашып, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гайсина Ләйсән I урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
-
05.05.2016

Район күләмендә уздырылган техник иҗат күргәзмәсендә үз эше белән катнашып 6 нчы класс укучысы Сирин имамов мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Марданов А.М. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз
-
26.04.2016

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, мәктәптә “Тукай - мәңгелек” темасына кичә уздырылды. “Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү”, “Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясау”, “Тукайга хат” язу иҗади бәйгеләрендә призлы урынга чыгучы укучылар бүләкләнде. Укытучы Ә.Р.Исрафилова кичәне интеллектуаль уен формасында оештырган иде.
-
25.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова, Яр Чаллыда үздырылган региональ семинарда катнашып, “Актуальные аспекты реализации ФГОС” темасына чыгыш уңышлы ясап, Сертификатка ия булды
-
21.04.2016

"Спортивный Татарстан" Республика акциясендә мәктәбебез укучылары бик теләп катнашалар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, һәр көнне иртән зарядка ясыйлар.
-
21.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү" конкурсына мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары "Сарык белән Кәҗә" әкиятен сәхнәләштереп, Такталачык мәктәбендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Дуслык дәресе 20.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында 20 нче апрель көнне балалар оешмасы әйдәманнары үз отрядлары белән "Дуслык дәресләре" үткәрделәр. Алар төрле уеннар, мультфильмнар һәм җыр-биюләр аша укучыларга дуслык кадерен аңлаттылар.
-
Дару үләннәре җыю 19.04.2016

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә дару үләннәре җыю буенча конкурс игълан ителде. Хәзерге вакытта нарат бөресе җыю дәвам итә. Укучылар бу эштә бик теләп катнашалар.




