Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Чаңгы ярышы 30.12.2016

Игелек фонды “БлагоДарение” призларына район үзәгендә уздырылган чаңгы ярышында мәктәбебез егетләре дә катнашты. Ф.Д.Гараев (7 нче класс) - 5, И.Н.Локманов (8 нче класс) 3 нче урын алдылар. Укытучылары М.Ф.Гыйльметдинов. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Чыршы бәйрәмендә 27.12.2016

Мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Айзилә Айдар кызы Хәбирова Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Чыршы бәйрәме"ндә катнашты. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 26.12.2016

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә уздырылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова "Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү" темасына чыгыш ясады. Класс җитәкчеләре "Әхлак дәресләре" уздыруның әһәмияте турында сөйләделәр, Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Мөдәрис кызы Сәетова 1 нче яртыеллыкта алынган контроль язма эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Гөлнара Рафаэль кызы Әхметова алда торган бурычларга тукталды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

Башлангыч класс укучылары "Хуш киләсең, Яңа ел!" исеме белән бәйрәм тамашасы уздырдылар. Уку алдынгыларына, рәсем ясау конкурсында призлы урын алган укучыларга бүләкләр тапшырылды, төрле уеннар һәм җыр-биюләрдә укучылар актив катнаштылар. Бәйрәмне әзерләгән башлангыч класс мөгаллимнәре Д.М.Гаязова һәм Ч.Р.Шәвәлиевага; мәктәп дирекциясенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел һәммәбезгә дә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илебезгә тынычлык алып килсен иде.
-
Ачык дәрес 23.12.2016

23 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова 6 нчы класста "Күрсәтү алмашлыклары" темасына татар теленнән ачык дәрес уздырды. Укытучылар дәрескә уңай бәя бирделәр.
-
II чирек йомгакланды 23.12.2016

II чиректә башкарылган эшләргә йомгак ясау линейкасы уздырылды. Уңышлар барланды, алдагы чиреккә бурычлар билгеләнде. Физкультура укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов иминлекне, сәламәтлекне саклау чаралары белән таныштырды.
-
Рус теле һәм математикадан ТДИ 23.12.2016

21-22 нче декабрь көннәрендә 9 нчы класс укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән Казаннан килгән ТДИ биремнәре эшләделәр. Нәтиҗәләре уңай иде.
-
Театр яктылыкка, уңга илтә 20.12.2016

Мәктәбебездә "Театр яктылыкка, уңга илтә" дигән кичә уздырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рафаил кызы Исрафилова татар театрының тарихы белән таныштырды. Укучылар төрле драма әсәрләреннән үзләре әзерләгән өзекләрне сәхнәләштерделәр.
-
Яртыеллык язма эшләр төгәлләнде 17.12.2016

Район мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән биремнәрдән төзелгән контроль язма эшләр башкару төгәлләнде. бу эш оешкан төстә уздырылды.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2016

Яңа елны күңелле итеп уздыру өчен, укучылар конкурсларга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез.




