Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Мини футбол ярышы 25.01.2017

Такталачык интернат мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы егетләр очрашуга килделәр, мәктәбебез егетләре белән мини-футбол ярышында үзара көч сынаштылар. киләчәктә һәр командага да уңышлар телибез.
-
Ленинград блокадасы 23.01.2017

23-27 нче гыйнвар көннәрендә Халыкара "Ленинград блокадасы - йөрәк хәтере" патриотик акция нигезендә блокаданың тулысынча өзелүенә 73 ел тулу уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы гөлсинә мөдәрис кызы Сәетова укучыларны бу көннәрнең тарихы белән таныштырды.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һөнәри конкурсы 21.01.2017

20 нче гыйнвар көнне Теләкәй мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һөнәри конкурсы булып узды. безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Шашка ярышы 21.01.2017

7 нче класс укучылары шашка уенында да үз көчләрен сынадылар. Әлеге уен төрендә җиңелүчеләр булмады.
-
Якташыбыз - горурлыгыбыз! 20.01.2017

Якташыбыз, Татарстан Республикасынын беренче президенты Минтимер Шәрип улыШәймиевның юбилее уңаеннан мәктәбебездә "Якташыбыз-горурлыгыбыз" дигән темага мәктәп күләмендә сәгате уздырылды. Укучыларны хөрмәтле якташыбызның тормыш юлы, башкарган хезмәтләре белән класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова таныштырды.
-
Әгәр президент булсам... 20.01.2017

«Мин президент булсам» темасына сочинение язу конкурсында 6 нчы,
7 нче класс укучыларының эше уңай яктан бәяләнде. “Авыру балаларга дәүләт ярдәмен оештырыр”, “Ятим һәм ярлыларның яшәү шартларын яхшыртыр”, “Хезмәт кешесенә квартираларны бушка бирер”, “БДИ һәм ТДИ ны бетерер идем” дигән фикерләр бар иде.
-
Шахмат ярышы 19.01.2017

7 нче класс укучылары үзләрен шахматта уйный белү осталыкларын күрсәттеләр. Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамов - I, Ф.Ф.Басыйров II урын алдылар. Бу ярыш мәктәбебез укучыларында кызыксыну уятты, алар да көч сынашачаклар.
-
Әтиләр белән сөйләшү 16.01.2017

5-7 нче класс укучыларының әтиләре, "Тату класс серләре" дигән бәйгедә катнашу өчен, эшлекле сөйләшүгә килделәр. ата-аналар комитеты белән эш дәвам итә.
-
"Ел класс җитәкчесе - 2017" 14.01.2017

"Ел класс җитәкчесе - 2017" бәйгесенең район этабында башлангыч класс укытучысы Чулпан Рифгать кызы Шәвәлиева катнаша. Аңа уңышлар телибез!
-
"Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесе 13.01.2017

"Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесенең район этабында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова катнаша. Аңа уңышлар телибез!




