Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Чаңгыда көч сынашабыз 01.03.2017

Бүген Актанышта узачак чаңгы ярышына укучылар командасы китте. Аларга уңышлар телибез.
-
Айлыкка йомгак ясалды 28.02.2017

28 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясалды. Тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов укучыларның районда уздырылган ярышларда яхшы гына күрсәткечләргә ирешүе белән таныштырды. Ватанны саклаучылар көненә багышланан газеталар чыгару бәйгесендә 5, 6, һәм 7 нче класс укучыларын җиңүләре белән котлады.
-
Район семинары 28.02.2017

Мәктәбебездә “Белем бирүнең урта звеносына федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды.
Г.М.Сәетова җәмгыять белеменнән “Яшүсмерләрдә ялгызлык проблемасы” темасына ачык дәрес һәм 6-7 нче класс укучылары белән “Зирәк-шоу” үткәрде.
Семинарда М.М.Абдуллина “ 2017 нче елда БДИ тапшырудагы үзгәрешләр” темасына чыгыш ясады, РМБ җитәкчесе Р.Н.Сафиуллин - биреп карау имтиханы нәтиҗәләре, район мәгариф бүлеге методисты Л.Р.Шакирова яңалыклар белән таныштырды.
-
Баскетбол ярышы 24.02.2017

Мәктәбебездә 5,6,7 нче класс укучыларының әти-әниләре һәм укучылар арасында баскетбол ярышы уздырылды. Спорт уенының бу төре һәр ике команданың да җиңүе белән тәмамланды. Бәйгене класс җитәкчесе - Ә.Р.Исрафилова оештырды.
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2017

Класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова үз класслары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә уздырды. Кичә әтиләр, әниләр, укучылардан төзелгән командаларның кызыклы сорауларга җавап бирүе һәм кайбер спорт уеннарында көч сынашулары белән үрелеп барды. Әти-әниләр һәм укучылар канәгатьләнү хисләрен әйттеләр. Кичә чәй табыны янында дәвам итте һәм һәр классның әти-әниләре белән фотога төшү белән тәмамланды.
-
Рус теленнән яхшы диктант 22.02.2017

21 нче февраль көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә рус теленнән «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Илгизәр Имамов I урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә шулай дәвам итүен телибез. Укытучысы: Р.С.Галимҗанова.
-
"Ягез әле, әтиләр һәм егетләр!" кичәсе. 22.02.2017

22 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә уздырылды. Әтиләр һәм егетләрдән торган "Бөркетләр" һәм "Лачыннанр" командалары төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Ярыш 2 команданың да җиңүе белән тәмамланды. Катнашучы әтиләр, егетләргә һәм кичәне уздыручы физкультура укытучысы Ф.Ф.Гыйльметдиновка рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык ир-егетләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә тынычлыгы, бәхетләр, уңышлар телибез.
-
Математик регата 21.02.2017

21 нче февраль көнне Киров урта мәктәбендә 7-8 нче класс укучылары арасында "Математик регата" конкурсы уздырылды. Мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары: Фирзәр Гәрәев, Сирин Имамов, Диана Акбулатова катнашып, тугызъеллык мәктәпләр арасында I урын алдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм һәрвакыт шундый үрләр яулауларын телибез. Укытучылары: Э.Х.Садыйкова
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Халыкара туган тел көненә багышланган "Башваткыч" уены уздырылды. Укучылар актив катнаштылар, татар теленнән үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Психолог белән очрашу 21.02.2017

Мәктәпкә, укучылар белән әңгәмә оештыру өчен, психолог килде. ике арада эшлекле, җылы әңгәмә уздырылды.




