Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Кошлар көне 10.04.2017

Мәктәбебезнең 5, 6, 7 нче класс укучылары "Хуш киләсез, кошкайлар!" кичәсендә катнаштылар. Биология, география укытучысы А.Т.Рәхимова кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Кичәдә катнашкан укучыларга һәм укытучыга рәхмәтебезне белдерәбез. Кичә "Дуслык" командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Без яшь, без сәләтле конкурсы 08.04.2017

Мәктәбебез укучылары 7 нче апрель көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында уздырылган “Без яшь, без сәләтле” конкурсында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, Җиңүче Дипломына ия булдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бәйгегә әзерлек дәвам итә. 08.04.2017

8 нче апрель көнне 7 нче класс укучыларының ата-аналары, "Дус класс серләре" дигән республикакүләм бәйгенең район этабында катнашу өчен әзерләнүне дәвам итү максатыннан, мәктәпкә килдлеләр. Үзара фикер уртаклаштылар.
-
Биология укытучылары һәм бакча мөдирләре семинары 07.04.2017

6 нчы апрельдә 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә бакча мөдирләре һәм биология укытучылары семинарында мәктәбебезнең мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе Г.М.Сәетова катнашты. Анда әйтелгәннәр белән педколлективны таныштырды.
-
Ведомствоара үзара ярдәм 07.04.2017

Ведомствоара үзара ярдәм максатыннан мәктәбебезгә психолог Г.А.Фазлыва һәм ярдәмче мәктәптән Н.Х.Хаҗиева килеп, башлангыч класс укучылары белән эшләделәр. Укучыларга нинди ярдәм кирәк булуын әйттеләр, киңәшләрен бирделәр.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2017

7 нче апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан, мәктәптә укучылар белән әңгәмәләр уздырылды.
-
Авиомодульләр конкурсы 06.04.2017

5 нче апрель көнне Актанышта үткәрелгән "Авиомодульләр конкурсы"нда мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Илгизәр Имамов уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкче укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов
-
Татар теле укытучылары семинары 05.04.2017

5 нче апрельдә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган семинарда катнашты. Семинарда ачык дәрескә карата үз фикерләре белән уртаклашты.
-
Педагогик киңәшмә 30.03.2017

Мәктәптә педагогик киңәшмә булып узды. Башлангыч класс укытучысы Ч.Р.Шәвәлиева “Башлангыч класс укучыларының проект эшчәнле” темасына чыгыш ясады. Чиреклек язма эшләргә анализ ясалды, имтиханнарга әзерлек торышы белән фән ияләренең чыгышы тыңланды.
-
Конкурска әзерлек 27.03.2017

Мәктәбебез укучылары 7 нче апрель көнне узачак “Без яшь, без сәләтле” конкурсына әзерләнәләр. Фән ияләре аларны төрле биремнәрнең чишү юлларын табарга ярдәм итәләр.




