Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Иҗади эшләр бәйгесе. 06.02.2017

“Парламент дәресе – 2016” республика конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен, 7 нче класс укучысы С.В.Имамовның “Мой вклад в будущее Татарстана” дигән иҗади эше уңышлы дип табылды һәм бәйгедә катнашу өчен җибәрелде. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.С.Галимҗанова. Иҗат эшенең җиңүен телибез.
-
Ибраһим Газиның тууына - 110 ел! 04.02.2017

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан язучының тормышы, иҗаты белән таныштыру барышында “Йолдызлы малай” хикәясе турында сөйләшү уздырылды.
-
"Огневой рубеж" исемендәге 1 нче район ярышлары 03.02.2017

3 нче февраль көнне Актанышта ЮНАРМИЯ отрядлары арасында узган 1 нче район ярышларында безнең мәктәптән Ш.Ш.Булатов (8 нче класс), З.А.Хөсниярова (9 класс) катнашты. Алар 3 төр буенча ярыштылар.
-
Очрашу
02.02.2017
Балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү максатыннан мәктәпкә Р.З.Сәетова җитәкчелегендә вәкилләр килде. Алар тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Радио һәм телевидение хезмәткәрләре укучылардан интервью алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.02.2017

Алдагыларыннан аермалы буларак, бүген һәр классның ата-аналары үз балалары укыган классларга гына җыелдылар. Класс җитәкчеләре тәрбия темасына чыгыш ясадылар, балаларның яшь үзенчәлекләренә хас үзенчәлекләр белән таныштырдылар.
-
Айлыкны ачу 01.02.2017

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марат Филүс улы Гыйльметдинов мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкның ачылуын белдерде һәм айлыкта уздырылачак чаралар планы белән таныштырды. Укучыларны актив катнашырга чакырды.
-
Фельдшер күзәтүе 30.01.2017

Укучыларының сәламәтлегенә күзәтү ясау өчен, авылыбызның медигы мәктәпкә килде. Укучыларга үз киңәшләрен бирде.
-
Смотр концертына әзерлек 28.01.2017

Смотр концертына әзерлек дәвам итә. Укучылар бию серләрен үзләштерәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Алтын каләм" матур язу конкурсы
27.01.2017
28 нче гыйнвар көнне район үзәгендә үздырылган башлангыч класслар арасында уздырылган “Алтын каләм” матур язу конкурсында Н.Булатов, Р.Зарипов, Л.Исаева катнашты. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсы 26.01.2017

26 нчы гыйнвар көнне Мари-Суксу мәктәбендә уздырылган "Ел класс җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабында мәктәбебезнең башлангыч калсс укытучысы Чулпан Рифгать кызы уңышлы чыгыш ясады. Укучылар белән мастер-класс үткәреп, үз эшчәнлеген яктыртты.




