Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Тукай укулары 27.03.2017

Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбендә VI Республикакүләм укучылар өчен уздырылачак Габдулла Тукай укуларына мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Ш.Ш.Булатовның хикәяләре җибәрелде. Җитәкче укытучы: Ә.Р.Исрафилова. Аңа уңыш юлдаш булсын иде!
-
Дәрес эшкәртмәләре бәйгесе 24.03.2017

ТР татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылучы дәрес эшкәртмәләре бәйгесенә мәктәбебез мөгаллимәсе Ә.Р.Исрафилованың 6 нчы класста татар теленнән дәрес планы җибәрелде. Аңа җиңү телибез!
-
Эвакуация өйрәнүләре 23.03.2017

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы булганда, үзеңне ничек тотарга һәм иминлекне саклау турында мәктәбебезнең физкультура укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов аңлатты. Махсус звонок тавышыннан соң, мәктәп коллективы белән практик өйрәнү уздырылды.
-
Афәрин, Диана! 23.03.2017

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы турында республика конкурсының район этабында катнашып, мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Диана Акбулатова 11-14 яшьлекләр арасында "Культурно-природный ландшафт острова-града"номинациясендә III урынга ия булды. Җитәкчесе: А.И.Ханнанова. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләргә ирешүен телибез.
-
Район Башлыгы призына көрәш турниры. 23.03.2017

23 март көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышта мәктәбебез егетләре – С.Имамов һәм Р.Исламов катнаша. Җитәкчеләре: М.Ф.Гыйльметдинов. Аларга уңышлар юлдаш булуын телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2017

III чирек нәтиҗәләренә багышланган ата-аналар җыелышы уздырылды. Гомуми сөйләшүдән соң, җыелыш класс җитәкчеләре белән әңгәмә формасында дәвам итте.
-
Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше 22.03.2017

22 нче март көнне мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенең торышы белән танышу максатыннан тикшерү узды. Минзәләдән килгән хезмәткәрләр үз киңәшләрен бирделәр.
-
"Күз нурларым" спектакле 21.03.2017

21нче мартта Актаныш мәдәният йортында райондашыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым" әсәрен карау оештырылды. Анда укытучыбыз Ә.Р.Исрафилова катнашты һәм укучылар белән әңгәмә уздырды.
-
Инглиз телендә әкият сәхнәләштерү 17.03.2017

Башлангыч класс укучылары районда узган “иске әкиятләргә заманча сулыш өреп сәхнәләштерү” конкурсында “Кызыл калфак” әкиятен күрсәттеләр. “Иң яхшы кызыл калфак” номинацясендә җиңүгә ирештеләр. Укытучылары А.И.Ханнановага рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә призлы урын алуларын телибез.
-
Живая классика 17.03.2017

17 нче мартта "Живая классика" бөтенроссия конкурсының район этабы үтте. Әлеге конкурста 6 нчы класс укучысы И.Р.Яхин катнашты. Укытучысы: Р.С.Галимҗанова.




