Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә 22.04.2017

Укучыларыбыз өлкәннәргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эше 21.04.2017

18 нче апрель көнне - мәктәптә рус теленнән 4-5 нче, 20 нче апрельдә 4 нчедә - рус теленнән, 5 нче классларда математикадан Бөтенрәсәй тикшерү эше үткәрелде. Укучылар эшне уңышлы башкардылар. Укытучылары: Ч.Р.Шәвәлиева, Р.С.Галимҗанова, Э.Х.Садыйкова. Алдагы язма эшләрендә дә уңышлар телибез.
-
Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы 20.04.2017

19 нчы апрельдә 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә уздырылган Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсында катнашып, А.Манихова, И.Яхин, С.Имамов уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Рус теле укытучыларының район семинары 20.04.2017

20 нче апрельдә Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында безнең мәктәптән Р.С.Галимҗанова катнашты. Алган тәэсирләрен педколлективны да таныштырды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 20.04.2017

Республикакүләм "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" ациясенә кушылып, укучыларыбыз тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
-
Табигать - тиңсез хәзинә. 20.04.2017

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә уздырылган Габдулла Тукайның мирасын өйрәнүгә багышланган "Без Тукайлы халык" VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының "Табигать - тиңсез хәзинә" секциясендә катнашып, С.В.Имамов III нче Дәрәҗәдәге Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Җитәкче укытучысы: Ә.Р.Исрафилова. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 15.04.2017

15 нче апрель көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә 9 нчы класс укучылары математикадан имтихан биреп карадылар. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Юбилеегыз белән, хөрмәтле Дилүсә Мәхиян кызы! 14.04.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез, Дилүсә Мәхиян кызы!
Сезне 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Табигать язгы ямьгә төренгән, сыерчыклар сайраган, челтерәп гөрләвекләр аккан вакытта тугансыз. Гомерегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә генә түгел, 2 балагызга газиз ана, тормыш иптәшегезгә киңәшче, оныкларыгызның яраткан дәү әниләре дә Сез.
Алдагы гомер юлыгыз да яз кояшыдай матур, назлы, туар таңнарыгыз шатлыклы булсын. Йөзегездән елмаю, күңелегездән наз балкып торсын иде.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.
-
Дус класс серләре 14.04.2017

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары ата-аналар комитеты "Дус класс серләре" дигән республикакүләм бәйгенең район этабында катнаштылар. Ата-аналарга, класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафиловага, аларны әзерләүдә катнашкан укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Ачык ишек"ләр көне 12.04.2017

12 апрель көнне 9 сыйныф укучылары Актанышның технологик техникумында үткәрелгән "Ачык ишекләр көне" нә бардылар. Укучылар монда класс-кабинетларда булдылар, электрон тренажерлар карадылар; механиклар,механизаторлар, технологлар әзерли торган бүлекләр белән таныштылар. Бу көн укучыларга профессия сайлау өчен бик яхшы этәргеч булды. Аннан барысы да РДК га район администрациясе башлыгы белән очраштылар.




