Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Рәсем конкурсы 13.03.2017

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы турында республика конкурсының район этабында катнашу өчен, 7 гче класс укучысы Д.Р.Акбулатова рәсем ясады. Аңа җиңү юлдаш булсын иде!
-
Г.Ибраһимовның тууына 130 ел! 13.03.2017

Татар халкының олы шәхесләреннән берсе – атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Г.Ибраһимов тууына 130 ел тулуга багышланган викторина сорауларына җавап бирелде, әсәрләреннән өзекләрне уку һәм укучылар фикерен тыңлау оештырылды. Күренеклк әдип турында күренекле шәхесләрнең фикерләре белән танышу да әһәмиятле булды.
-
Җиңүегез белән, хөрмәтле Марат Флүс улы Гыйльметдинов!
11.03.2017
Актанышта район укучылары Спартакиадасында мәктәбебезнең физкультура һәм тормыш иминлеге укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов, дартс ярышында катнашып, 1 нче урын алуга иреште. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышка ирешүен телибез!
-
Укучылар Спартакиадасы
11.03.2017
Актанышта район укучылары Спартакиадасында мәктәбебез укучылары катнашты һәм чаңгы эстафетасы, шахмат, шорт-трек, өстәл теннисы, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә катнаштылар. Гомуми ярышта 8 нче урынга чыктылар. Киләчәктә җиңүгә ирешүләрен телибез.
-
Биреп карау имтиханы 10.03.2017

9 нчы класс укучылары Татар Ямалы мәктәбендә рус теленнән уздырылган биреп карау имтиханында катнаштылар. Мондый чара үз белемнәрен тагын бер кат тикшерү һәм чын имтихан өчен өйрәнүләрен дә ныгытырга ярдәм итә.
-
Бәйрәм белән, гүзәл затлар! 07.03.2017

Чалманарат мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган чарада мәктәбебез укучылары бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш җылы кабул ителде, тамашачылар көчле алкышлары белән үзләренең канәгать булуларын белдерделәр. Лаеклы ялдагы укытучыбыз Тәнзилә Талип кызы Вәлиева балалар бакчасы нәниләренә һәм укучыларга, аларны әзерләгән апаларына рәхмәт сүзләрен әйтте.
-
СанПИН тикшерүе 06.03.2017

Мәктәптә СанПИН тикшерүе булып узды.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 05.03.2017

3 нче март көнне татар Ямалы мәктәбендә математика фәненнән төп дәүләт имтиханының сынап карау тестлары үтте. 9 нчы класс укучылары үзләренең белемнәрен тагын бер кат сынадылар.
-
"Йолдызлык - 2017" гала - концерты йомгаклары 02.03.2017

2 нче март көнне Актыныш мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2017" гала - концертының йомгаклау этабы булды. "Хореография - ялгыз бию" номинациясендә татар биюе белән Зөлфия Хөсниярова III Дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Йолдызлык - 2017" гала - концерты 02.03.2017

2 нче март көнне Актыныш мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2017" гала - концертының йомгаклау этабында "Хореография - күмәк бию" номинациясендә "Аккош туе" биюе белән мәктәбебезнең бию коллективы III Дәрәҗә дипломга ия булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!




