Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Ел укытучысы - 2017 12.01.2017

"Ел укытучысы-2017" һөнәри конкурсның район этабына гаризалар кабул ителә башлады. Безнең мәктәптән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Раушания Сәйфулла кызы катнаша. Аңа уңышлар телибез!
-
Ягьсуф Шәфыйковка 80 яшь! 11.01.2017

Татарстан Язучылар берлеге һәм халыкара мәгълүматлаштыру Академиясенең гамәли әгъзасы булган райондашыбыз Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйковка 80 яшь тулды. Шул уңайдан Ә.Р.Исрафилова укучыларны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдәби әсәрләрен укырга тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 09.01.2017

Кышкы каникул вакытында Чалманарат авыл мәдәният йортында зона күләмендә шахмат ярышы оештырылды. Анда мәктәбебезнең укучылары да катнаштылар. Шәфкәт Булатов - II, Сирин Имамов III урынга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.
-
Сәләтле балалар өчен "Чыршы бәйрәме" 06.01.2017

Бүген Актанышта районыбыз җитәкчесе Ф.М.Камаев сәләтле балаларны "Чыршы бәйрәме"ндә каршы алды. Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Шәфкәт Шамил улы Булатов анда катнашу бәхетенә иреште. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез һәм мондый күркәм гадәтнең дәвам итүен телибез.
-
Котлыйбыз! 04.01.2017

Район күләмендә уздырылган мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебезнең физкультура укытучысы Марат Филүс улы Гыйльметдинов дартста 1 нче урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.
-
Уңышлар юлдаш булсын! 04.01.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында катнашып, М.Ф.Гыйльметдинов турникта күтәрелүдә 2 нче урынга ия булды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Кышкы спартакиада 04.01.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында катнашып, мәктәбебез командасы 6 нчы урын алды. Г.Р.Әхметова, Д.М.Гаязова, Г.М.Сәетова, Ч.Р.Шәвәлиева, М.Ф.Гыйльметдинов, Р.Р.Гайсин, Л.Р.Хәбирова, А.И.Ханнановаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә җиңүгә ирешүләрен телибез.
-
Чаңгы ярышы 30.12.2016

Игелек фонды “БлагоДарение” призларына район үзәгендә уздырылган чаңгы ярышында мәктәбебез егетләре дә катнашты. Ф.Д.Гараев (7 нче класс) - 5, И.Н.Локманов (8 нче класс) 3 нче урын алдылар. Укытучылары М.Ф.Гыйльметдинов. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Чыршы бәйрәмендә 27.12.2016

Мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Айзилә Айдар кызы Хәбирова Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "Чыршы бәйрәме"ндә катнашты. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 26.12.2016

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә уздырылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алия Илнур кызы Ханнанова "Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү" темасына чыгыш ясады. Класс җитәкчеләре "Әхлак дәресләре" уздыруның әһәмияте турында сөйләделәр, Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Мөдәрис кызы Сәетова 1 нче яртыеллыкта алынган контроль язма эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Гөлнара Рафаэль кызы Әхметова алда торган бурычларга тукталды.




